Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
1 июнь – балаларны яклау көне

Новотроицкое авылындагы Кояшлы паркта балалар Сабан туе гөрләде

Тукай районының Новотроицкое авылында җәйнең беренче көннәрендә онытылмаслык вакыйга булды. «Кояшлы» паркында оештырылган балалар Сабан туе нәниләр өчен чын каникуллар бүләгенә әверелде. Район башлыгы Камил Нәҗмиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашкан бу чарада җыр-бию, милли уеннар һәм иҗади мастер-класслар гөрләде.

Ямьле җәй башында узган әлеге чара Тукай районының иң зур паркларының берсендә чын бәйрәм атмосферасы тудырды. Бәйрәмне ачу тантанасында мактаулы кунаклар балаларны каникуллар башлану белән котлады. Алар сабыйларга имин, күңелле һәм мавыктыргыч җәй айлары теләп калдылар.

Сәхнә түрендә районның иң талантлы нәни артистлары чыгыш ясады. Алар җыелган халыкка үзләренең иң матур җырларын, дәртле биюләрен һәм шигырьләрен бүләк иттеләр.

Быелгы Сабан туеның үзенчәлеге — сәхнәдә балалар гына түгел, аларның әниләре дә балкыды. Кадерле әниләр башкаруындагы биюләр тамашачыларның алкышларына күмелде.

Бәйрәмгә Комсомолец поселогыннан килгән Эльмира Ерохина да үзенең шатлыклы хисләре белән уртаклашты:

— Бәйрәмгә кызым Катя белән килдем. Ул «Экспрессия» коллективының кече төркем солисткасы. Кызыма теләктәшлек белдерергә дип килдем. Бию түгәрәгенә йөрүебезгә бер ел гына булды. Әмма аңа карамастан, төрле конкурсларда, район чараларында катнашырга өлгерде. Безгә барысы да бик ошый. Әле менә бәйрәмдә рәсем ясады, бик ошатты аны да. Гомумән, бик яхшы оештырганнар. Беренче тапкыр гына мондый бәйрәмгә килүебез, ләкин бик канәгать калдык.

Концерт белән беррәттән, майданчыкта милли һәм спорт уеннары оештырылды. Районның социаль бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен махсус күңел ачу программасы әзерләгән иде. Нәниләр күзләрне бәйләп бүләк кисү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, авызга кашык белән йомырка тотып чабу кебек традицион Сабан туе уеннарында көч сынашты.

Балаларның кечкенә генә бүләк отуларына да эчкерсез һәм самими сөенүләре һәркемне сокландырды.

Әҗмәкәй авылыннан килгән Айгөл Галиева бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклады:

— Бәйрәмгә улым Раниль һәм кызым Сөмбел белән килдем. Бик ошады бәйрәм. Улым белән бергәләшеп чүлмәк ваттык, йомырка тотып та йөгердек әле. Ий, ошатты инде! Сабыйларның шундый эчкерсез шатланулары һәм елмаюлары гел искиткеч бит инде. Сабан туеның Балаларны яклау көненә туры килүе дә ничек әйбәт булган. Бирегә шундый күп бала җыелган. Бик матур чара бу. Кирәкле бәйрәм. Бик ошатып кайтып китәбез.

Майданның спорт зонасында хоккей кәшәкәсе тотып, туп тибәргә әзерләнеп торучы Максим белән Слава исемле игезәк малайлар аеруча игътибарны җәлеп итте. Күзләрендә һәм үз-үзләрен тотышларында җаваплылык сизелгән нәни спортчылар уен оештыручы апаларына килеп: «Икәү уйныйк әле, бер-беребез белән ярышып карыйсы килә, бүләк тә бер төрле булса иде», — дип сорап алдылар. Кәшәкә белән тупка бер-ике генә сугып, финиш сызыгына ук килеп баскан игезәкләр турында Новотроицкоедан Рәмзия Агеева болай дип сөйләде:

— Максим белән Слава чыннан да бик шук малайлар. Бер уенны калдырмадылар. Бөтенесендә дә катнашырга җитештеләр. Әле безнең моннан соң тагын уеннар бар. Мондый бәйрәмнәрне яратабыз һәм бик көтеп алабыз. Бу бит махсус балалар өчен оештырылган чара. Мондый бәйрәмнәр ешрак булса иде.

Иҗади мәйданчыкта да балалар чиратка басты. Биредә мастер-классларның төрлелеге таң калдырды: балалар эко-шопперларга рәсем ясап буяды, үзләренә значок ясарга өйрәнде.

Кул эшкә оста булганнар телефон өчен чехоллар, кечкенә йомшак уенчыклар тегеп карады, 3Д рәсемнәр ясады.

Новотроицкоедагы балалар Сабан туе искиткеч җылы, якты һәм онытылмаслык рухта үтте. Парктан таралышкан нәниләрнең шатлыклы көлүе һәм кулларындагы үзләре ясаган бүләкләре — бәйрәмнең уңышлы үтүенә иң зур дәлил иде. Алда аларны тагын да кызыклырак, кояшлы һәм имин җәй айлары көтә!

ФОТОРЕПОРТАЖ МОНДА/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев