Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяүлеләр күпчелек очракта үз гаепләре аркасында үлә

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве аркасында күптән түгел генә Зәй районында 50 яшьлек ир-атның гомере өзелде. Ул тәүлекнең караңгы вакытында транспорт хәрәкәте белән бер юнәлештәге полосадан барган, җитмәсә, өстендә яктылык кайтаргыч элементлар кергән кием дә булмаган. «Ока» машинасында баручы 30 яшьлек хатын-кыз аны бөтенләй күрмәгән. Ир-ат алынган җәрәхәтләреннән урында ук...

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве аркасында күптән түгел генә Зәй районында 50 яшьлек ир-атның гомере өзелде. Ул тәүлекнең караңгы вакытында транспорт хәрәкәте белән бер юнәлештәге полосадан барган, җитмәсә, өстендә яктылык кайтаргыч элементлар кергән кием дә булмаган. «Ока» машинасында баручы 30 яшьлек хатын-кыз аны бөтенләй күрмәгән. Ир-ат алынган җәрәхәтләреннән урында ук җан биргән.

Узган унбер ай эчендә республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 1491 очрагы теркәлгән. Аларда 152 кешенең гомере өзелгән, 1396 кеше тән җәрәхәтләре алган. Көз-кыш айларында, иртә караңгы төшүгә һәм һава торышының үзгәрүенә бәйле рәвештә, мондый төр һәлакәтләр 30 процентка арта. Үлемгә китергән очракларның 70 проценты караңгы вакытта була.
Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләренә 1 июльдән кертелгән үзгәрешләр җәяүлеләргә җирле пункттан читтә йөргәндә яктылык кайтаргыч элементлар кергән киемнәрдән булуны мәҗбүри итеп куя. Ләкин ЮХИДИ мондый элементларны җирле пункт эчендә дә кулланырга киңәш итә. Алар җәүленең машина астында калу куркынычын 65 процентка киметә.
Тәүлекнең караңгы вакытында фарада якыннан күрсәтә торган ут янганда машина йөртүче җәяүлене 50 метрдан гына күрә, ә яктылык кайтаручы элемент 200 метрдан күренә. Ерактан яктыртучы утта гади киемнән булган җәяүлене 100 метрдан, яктылык кайтаручы элемент белән 350 метрдан күреп була. Томан, яңгыр, кар вакытында бу күрсәткечләр тагын да кими.
Кагыйдәләр юлны җәяүле кичүеннән генә чыгуны таләп итә. Кисешләрдә бөтен якны күздән уздырырырга, куркыныч булмауга ышангач кына юлга аяк басарга кирәк.
Югарыдагы мисалдан күренгәнчә, үлемнәрнең күпчелеге җәяүлеләрнең үз гаепләре аркасында чыга. КоАПның 12.29 маддәсе 1 өлеше нигезендә, кагыйдәне үтәмәгән җәяүлегә 500 сум күләмендә штраф яный. Тиешле урында җәяүлегә юл бирмәгән машина йөртүче исә бу гамәле өчен 1500 сум күләмендәге штрафка тартыла.
Район буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре җәяүлеләргә дә, руль артында баручыларга да юлда сак йөрергә кирәклеген һәрдаим искәртеп торалар, аларны бу киңәшләргә колак салырга, ваемсыз булмаска чакыралар.
фото чыганагы : volgavesti.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев