Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районындагы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе – студент кыз

Юлдагы бозлавык һәм йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламаулары аркасында бер көндә бер үк сәгатьтә район территориясендә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Минзәлә трассасында "Хундай Гетз" һәм "ВАЗ-21101" автомобиле бәрелеште. Минзәләгә таба хәрәкәт итүче "Хундай Гетз"каршы юнәлештәге полосага чыга һәм идарәне югалта. Беренче машинаның 57 яшьлек йөртүчесе һәм икенче автомобильнең 18 яшьлек йөртүчесе,...

Юлдагы бозлавык һәм йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламаулары аркасында бер көндә бер үк сәгатьтә район территориясендә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Минзәлә трассасында "Хундай Гетз" һәм "ВАЗ-21101" автомобиле бәрелеште. Минзәләгә таба хәрәкәт итүче "Хундай Гетз"каршы юнәлештәге полосага чыга һәм идарәне югалта. Беренче машинаның 57 яшьлек йөртүчесе һәм икенче автомобильнең 18 яшьлек йөртүчесе, студент, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алалар, больницага барудан баш тарталар.
Икенче һәлакәтне район ЮХИДИ инспекторлары Яр Чаллы - Зәй юлында теркиләр. Бу очракта юл йөрү кагыйдәсен бозучы - 22 яшьлек студент кыз. "Шевроле Авео" автомобилендә Түбән Камадан Яр Чаллыга килүче әлеге хатын-кыз кар явып торуга, юл өслегенең тайгак булуына да карамастан, югары тизлектә хәрәкәт итә һәм каршыга килүче "КАМАЗ" белән бәрелешә. Аннары "Шевроле Авео", кабат үз полосасына кайтып, "Газ" машинасына бәрелә. Бәхетенә, кыз артык зыянлы булмаган җәрәхәтләр белән генә котыла, больницага барудан баш тарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев