Юл хәрәкәте иминлеге

Тәгәрмәч алыштырган ир-атны бәрдергән

4 июнь көнне иртән Мәскәү – Уфа трассасының 1071нче километрында тагын юл-транспорт фаҗигасе килеп чыкты.

Бу юлы һәлакәт кеше үлеме белән тәмамланды. «РEUGEOT» автомобиле юл кырыенда туктап тәгәрмәч алыштырып яткан ир-атны бәрдерде. Минзәлә шәһәреннән Яр Чаллыга килүче чит ил машинасында 36 яшьлек хатын-кыз була. Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган 45 яшьлек ир-ат фаҗига урынында ук вафат була.


Нет комментариев