Бензин цистернасын аударган
3 июнь көнне кичке сәгать 4 тулгач Яр Чаллы – Водозабор юлына Ильбухтино авылыннан чыккан борылышта «Форд Фокус» автомобиле бензин ташучы «КАМАЗ» машинасына юл бирми. Алар бәрелешеп, ярымприцеп-цистерна юл кырыена чыгып ава.