Районның юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары дүшәмбе көнне, 11 июньдә, чираттагы «Тоннель» операциясенә чыгачаклар.
Рейд Яр Чаллы – Водозабор юлының алтынчы километрында үтәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд вакытында исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклауга аерата игътибар итәчәкләр, шулай ук юл йөрүнең башка кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне дә тоткарлаячаклар.
Нет комментариев