Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тагын мопед катнашында һәлакәт

2 июнь көнне кичке сәгать 6 тулганда Яр Чаллы һәм «Иволга» бакчачылык ширкәте юлында Киа Рио автомобиле дистанция сакламый һәм мопед белән бәрелешә.

Мопедның теркәлү номерлары да булмый. Аның белән 14 яшьлек үсмер идарә итә. Бала Тукай районында яши, Чаллы мәктәпләренең берсендә 6нчы сыйныфта укый. Аның мопед белән идарә итүгә хокукы да булмый. Нәтиҗәдә малай шактый имгәнүләр ала. Аның маңгае, күкрәк читлеге җәрәхәтләнә, аягының ике бармагы сына. Үсмерне ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре БСМПга алып китә.

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X