Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында май бәйрәмнәре кайбер юлчылар өчен һәлакәтләрдән башланды

Май бәйрәмнәрендә район юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән өч һәлакәт теркәлде. 30 апрельдә көндезге сәгать 11 тулганда «Мицубиси лансер» автомобиленә утырган 78 яшьлек пенсионер ир-ат ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыгып «КАМАЗ» машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә төрле җәрәхәтләр алган пенсионер һәм аның 77 яшьлек пассажиры больницага озатылалар. Шул ук көнне кичке...

Май бәйрәмнәрендә район юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән өч һәлакәт теркәлде. 30 апрельдә көндезге сәгать 11 тулганда «Мицубиси лансер» автомобиленә утырган 78 яшьлек пенсионер ир-ат ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыгып «КАМАЗ» машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә төрле җәрәхәтләр алган пенсионер һәм аның 77 яшьлек пассажиры больницага озатылалар.

Шул ук көнне кичке сәгать алты тулганда Олы Шилнә авылында «ВАЗ 211440» машинасын йөртүче 33 яшьлек ир-ат тизлек режимын сакламыйча каршыга килүче «Шкода Октавия»гә бәрелә һәм аннары юл кырыена чыгып әйләнә. Шактый җәрәхәтләр алса да, гаепле йөртүче больницага ятудан баш тарта.
1 майда кичке сәгать бишенче яртыда Мәскәү - Уфа трассасының 1071нче километрында шулай ук тизлек режимын сакламаган «Лада Гранта» машинасы каршы полосага чыгып «Мерседес Бенц Спринтер» автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә ике машинаның да йөртүчеләре һәм «Мерседес Бенц Спринтер» автобусындагы өч пассажир тән җәрәхәтләре ала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X