Дүшәмбе, 26 июнь көнне, кичке сәгать 7дә Октябрь Бүләк авылыннан Таулы Дөрешкә баручы басу юлында «Шевролет Нива» машинасы таудан аска тәгәрәп төшеп китә. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, машинаны йөртүче 34 яшьлек ир-ат тиешле тизлекне арттыра һәм идарә итүне югалта. Рульгә ул исерек килеш утырган була. Автомобильдә барган ике пассажирның берсе -...
Дүшәмбе, 26 июнь көнне, кичке сәгать 7дә Октябрь Бүләк авылыннан Таулы Дөрешкә баручы басу юлында «Шевролет Нива» машинасы таудан аска тәгәрәп төшеп китә. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, машинаны йөртүче 34 яшьлек ир-ат тиешле тизлекне арттыра һәм идарә итүне югалта. Рульгә ул исерек килеш утырган була. Автомобильдә барган ике пассажирның берсе - Теләнче Тамак авылында яшәгән 57 яшьлек ир-ат фаҗига урынында ук җан бирә. Икенче пассажирның - Яр Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-атның умрау сөягенә зыян килә, ләкин ул больницага алып китүдән баш тарта. Беренче пассажирдан аермалы буларак, ул басу юлы булса да куркынычсызлык каешын эләктергән була. Теләнче Тамакта яшәүче йөртүче исә аркасына күпләгән җәрәхәтләр ала, медицина учреждениесенә барудан шулай ук баш тарта.
Нет комментариев