Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Һәлакәттә хатын-кызлар зыян күрде

14 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә медицина ярдәме сорап 59 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә.

Тикшерү барышында аның 13 апрельдә көндез юл-транспорт һәлакәтенә эләккәнлеге билгеле була. Яр Чаллы – Водозабор юлында Ниссан автомобилендә баручы 44 яшьлек ир-ат төп юлдан килүче Рено Логан машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә алар бәрелешә. Һәлакәттә Рено Логан йөртүчесенең – әлеге ханымның кабыргасы сына.
Шул ук көнне кичке сәгать 8 тулгач Яр Чаллы – Сарман трассасының 10нчы километрында Дэу Нексия машинасы юл кырыена төшеп әйләнә. Руль артында Сарман районында яшәүче 39 яшьлек хатын-кыз була. Һәлакәтнең сәбәбе – тизлек режимын үтәмәү. Йөртүченең баш миенә зыян килә, маңгае җәрәхәтләнә. Ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы аны БСМПга алып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев