Районкүләм өмәнең генераль репетициясе
Районда язгы өмәләр башланды. Әйтик, Иштирәк авыл җирлегендә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, авыл җирлеге башкарма комитеты, «Тукайводоканал» хезмәткәрләре бергәләп генераль җыештыруга чыктылар. Өмәгә авыл халкы кушылды, мәктәп укучылары да үз өлешен кертте.