Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Вести

Тәртипсезләргә җәза биреләчәк

Район административ комиссиясе санитар-экология икеайлыгы кысаларында эш алып бара. Белгечләр авыл җирлекләрендә чистарту-төзекләндерү кагыйдәләре үтәлешен тикшерәләр. Әҗмәкәй авыл җирлегендә кагыйдәне санга сукмауның биш очрагы ачыкланды. Комиссия составында район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгече Дамира Мадярова, участок инспекторы Әмир Василов hәм авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов эшләде.

Рейд җирлекнең Яңа поселогыннан башланды. Беренче карашка авыл урамнары чиста, матур. Тик урыны-урыны белән капка төпләрендә чүп өемнәре күзгә ташлана. 
Беренче тукталыш – Мирная урамының 186нчы йорты. Каршыда туфрак өеме тора. Кызганыч, йорт хуҗасы үзе өйдә юк иде. Күршеләренең сүзләренә караганда, бу күренеш инде өченче ел рәттән икән. 
– Төзелеш башлагансың икән, материалларыңны вакытлыча урамга урнаштырып тор да инде, шунда ук аннан арын. Авыл урамнары чиста булса, үзеңә дә, күрше-тирәңә дә күңелле бит инде, – диделәр авылдашлары.
Алдагы нокта – Лесная урамындагы 14нче йорт. Хуҗа агач поддоннарны, төзелеш калдыкларын урам якка чыгарып өйгән. Аяныч, мондый күренеш поселок урамын бизәми. Бу очраклар буенча административ беркетмә төзелде. Йорт хуҗалары комиссия утырышына чакырылачак. Кагыйдә бозуның мондый төре өчен 2 мең сумнан артык штраф каралган.
Комиссия үз эшен Иске Гәрдәле авылында дәвам итте. Авылга килү белән Гагарин урамында иске кирпеч өеме күзгә ташланды. Чүплекне ясаган йорт хуҗасы ишеген ачмады. Авылның икенче урамында да комиссия төзелеш чүп-чарына юлыкты. Бу күренеш буенча йорт хуҗасына узган ел да беркетмә төзелгән булган. Кем әйтмешли, «йөк һаман урынында».
Әҗмәкәй авылы урамында ук тәрәзә рамнары, линолеум кисәкләре, полиэтилен, төзелеш материаллары аунап ята. Авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов йорт хуҗасына әлеге чүплекне тиз арада бетерергә кирәк дип мөрәҗәгать иткән дә булган. 
– Авыл урамнарының чисталыгы еш тикшерелә. Торак пунктларның төзеклеге кагыйдәләрен бозучыларга кисәтүләр ясала. Аларга хәтта берничә тапкыр кисәтү ясап та, ни сәбәпледер, йорт хуҗалары «селкенми», моңа җитди карамый, – ди ул.
Торак пунктларның төзеклеге кагыйдәләрен бозган өчен рейд барышында комиссия вәкилләре тарафыннан биш кешегә беркетмәләр төзелде, тагын бер кешегә кисәтү ясалды.
– Бүгенге көндә административ хокук бозуларның әлеге төре өчен физик затларга 2 мең сумнан, җаваплы затларга 15 мең сумнан һәм юридик затларга 200 мең сумнан башлап штрафлар каралган. Ә менә кагыйдә бозулар икенче тапкыр кабатланса, штрафларның күләме арта, – дип искәртте рейд җитәкчесе Дамира Мадярова.
Комиссия башка авыл җирлекләренә дә рейдларга чыгачак. Графиклары район башлыгы Фаил Камаев тарафыннан расланган. Мисал өчен, кичә мондый чара Кече Шилнә авыл җирлегендә узды. Бу атнада чиратта – Күзкәй, Калмаш, Боерган, Калмия, Шилнәбаш hәм Кнәз авыл җирлекләре. Үзләренең башбаштаклыгы аркасында авыл төзеклегенә зыян китерүчеләргә, авылдашларын санламаучыларга кызгану юк, җәза җитди булачак.

Фото Марат Фазылҗанов тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев