Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язның бер көне ел туйдыра

Районның барлык хужалыкларында оешкан төстә язгы кыр эшләренә керештеләр. Без басуларга беренчеләрдән булып кузгалган «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре янында булып кайттык. Игенчеләр үзләренең җаваплылыгын аңлап эшли. Тиешле һава шартларыннан файдаланып, агротехник чараларны төгәл үтәгәндә генә мул уныш алырга гарантия бар. 

Быел районда язгы кыр эшләренең гомуми күләме 75 мең гектар тәшкил итә. Шул исәптән 55 мең гектар җир язгы культуралар чәчү өчен тырмалана. 13 мең гектарда күпьеллык үләннәрне, 13 мең гектарында уҗым культураларын тырмалау һәм тукландыру бурычы тора. Язгы чәчү 50 меңнән артык гектарда башкарылачак. Моңа бөртекле, техник һәм азык культуралары керә. 
Берничә көн эчендә 2,7 мең гектарда көзге культуралар, 2,5 мең гектарда күпьеллык үләннәр тырмалаланды. 4 мең гектар күпьеллык үләннәргә һәм 1,7 мең гектар көзге культураларга ашлама кертелде. 1,6 мең гектар туңга сөрелгән җирләр тырмаланды һәм дым каплату эшләре башкарылды. 
«Кама» агрофирмасына районда булган чәчүлек җирләрнең өчтән бере туры килә. 26 мең гектар җирнең 17се язгы культуралар өчен бүленгән, 5 меңнән артыгына көзге культуралар чәчелгән, 4 мең гектары – сидераль пар җирләре. 
Камалылар көзге культураларны тукландыруны тәмамлады. Бүген агрофирма хезмәтчәннәре туңга сөрелгән җирләрне тырмалау белән мәшгуль. Кырда барлыгы 35 тырма агрегаты эшли, шуның 16сы киң колач белән эшләүче заманча агрегатлар. Сүз унаеннан, быел «Кама»да чәчүдә 8 чәчү комплексы, 14 чәчү агрегаты, 12 культивацияләү, 14 катоклау, 35 тырма агрегаты һәм 53 трактор катнашачак. Күптән түгел генә шикәр чөгендере чәчеләсе жирләрне эшкәртү агрегаты алганнар. «Быел яңа техника сатып алу ихтыяҗы юк. Тракторларыбыз яңа, нибары 2-3 ел эшли», – ди агрофирма җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов.
Агрофирманың техника паркы ел саен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе тарафыннан югары бәя ала. Булган техника энергия саклау һәм егәрлек ягыннан аерылып тора.
«Кайбер урыннарда җир өлгермәгән, сайлап тырмалыйбыз. Көннәр коры торса, 4-5 көннән тәмамларбыз дип уйлыйбыз. Аннары икенче кат ашлама кертәчәкбез. Һава торышына карап, 20 апрельдә чәчүгә керешербез дибез. Беренче чиратта шикәр чөгендере, арпа, борчак чәчеләчәк», – ди агрофирманың баш агрономы Минталип Галиев.
Теләнче Тамак авылында туңга сөрелгән җирләрне Рәис Фәттахов белән Ленар Дәүләтшин тырмалый. Егетләр үз эшләренең осталары. Рәис Фәттахов кырда 20нче язын каршылый. Ленар Дәүләтшинның стажы 9 елга якын. Моңа кадәр комбайнда эшләгән. Язгы чәчү кампаниясендә беренче ел катнаша. «Күңел басуга ашкынды. Туфрак өлгереп, беренче мөмкинлекләр булу белән кырга чыктык. Эшне төгәлләргә табигать шартлары гына комачауламасын», – диләр механизаторлар. 
Уҗымнарны ашлауда механизаторларның эше ике сменада оештырылган. Тырмалауда эш иртәнге 6да башланып, төнге 10да тәмамлана. Шундый режимны күздә тотып, механизаторларга кырга өч тапкыр кайнар аш алып киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев