30 гыйнвардан 8 февральгә кадәр республика территориясендә «Каршы як полосасы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 30 гыйнвардан 8 февральгә кадәр республика территориясендә «Каршы як полосасы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең аерым игътибары каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле хокук бозуларны булдырмауга юнәлдереләчәк.
Нет комментариев