Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Каникул чорында Тукай районында балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерәләр

Балаларның юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 19 марттан районда ЮХИДИнең «Бала - иң мөһим пассажир» дип исемләнгән профилактик чарасы башланды. Ул һәр елны мәктәп укучыларының каникулга чыккан чорына туры китереп уздырыла. Чара быел 31 мартка кадәр дәвам итәчәк, дип белдерә район ЮХИДИ бүлеге. Аның кысаларында мәктәпләрдә балаларга каникулга китәр...

Балаларның юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 19 марттан районда ЮХИДИнең «Бала - иң мөһим пассажир» дип исемләнгән профилактик чарасы башланды. Ул һәр елны мәктәп укучыларының каникулга чыккан чорына туры китереп уздырыла. Чара быел 31 мартка кадәр дәвам итәчәк, дип белдерә район ЮХИДИ бүлеге.

Аның кысаларында мәктәпләрдә балаларга каникулга китәр алдыннан юл йөрү кагыйдәләре аңлатыла, китапханәләрдә бу темага видеофильмнар күрсәтелә, урамда һәм юлда үз-үзеңне тоту буенча кыска инструктажлар уздырыла. ЮХИДИ инспекторлары участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә юлда кагыйдә бозучы балаларны ачыклаячаклар, аларга карата «Тукта - синең сәламәтлегең куркыныч астында» дигән карточкалар тутырылачак. Чара барышында балаларны автомобильдә махсус утыргычсыз һәм каешсыз йөртүчеләр дә махсус игътибарда булачак.
2015 елның ике аенда республикада балалар катнашында 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 2 бала үлгән, 64е тән җәрәхәтләре алган. Район территориясендә исә шундый 1 һәлакәт булган, анда 1 баланың сәламәтлегенә зыян килгән.
фото http://timobon.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев