Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Исерек килеш руль артына утырып, ике машинага зыян китергән

22 август көнне кичке сәгать 8дә Яр Чаллы - Зәй - Бәтке юлының беренче километрында «Ока» машинасында баручы 36 яшьлек хатын-кыз, сулга борылганда, төп юлдан килүче «җиделе»гә юл бирми. Беренче автомобильнең йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажиры (шулай ук хатын-кыз) баш мие, күкрәк читлеге, кул, аяк җәрәхәтләре алалар. Икенче көнне кичке...

22 август көнне кичке сәгать 8дә Яр Чаллы - Зәй - Бәтке юлының беренче километрында «Ока» машинасында баручы 36 яшьлек хатын-кыз, сулга борылганда, төп юлдан килүче «җиделе»гә юл бирми. Беренче автомобильнең йөртүчесе һәм 26 яшьлек пассажиры (шулай ук хатын-кыз) баш мие, күкрәк читлеге, кул, аяк җәрәхәтләре алалар.

Икенче көнне кичке сәгать 5тә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасында юл-транспорт һәлакәте теркәлә. «Фольксваген Поло» машинасында хәрәкәт итүче, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек ир автомобильнең тизлеген арттыра һәм, каршы юнәлештәге полосага чыгып, «Киа Сид» белән бәрелешә. Бу вакытта беренче машинадан төшкән йөк якындагы «Лада Калина»га да зыян китерә. Тикшерү барышында «Фольксваген Поло» машинасын йөртүченең исерек булуы ачыклана. Күптөрле җәрәхәтләр алган әлеге ир-ат Яр Чаллыга БСМПга җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев