Юл хәрәкәте иминлеге

Хатын-кыз йөртүче больницага эләкте

10 декабрь көнне көндезге сәгать 2 тулгач Яр Чаллы - Сарман трассасының бишенче километрында «ВАЗ-2108» һәм «Богдан-211010» автомобильләре бәрелеште. Беренче машинаның 48 яшьлек йөртүчесе көннең буранлы, юлның бозлавык булуын исәпкә алмый һәм идарәне югалтып каршы юнәлештәге полосага чыга. нәтиҗәдә икенче автомобильнең йөртүчесе - 42 яшьлек хатын-кыз күптөрле тән җәрәхәтләре ала,...

10 декабрь көнне көндезге сәгать 2 тулгач Яр Чаллы - Сарман трассасының бишенче километрында «ВАЗ-2108» һәм «Богдан-211010» автомобильләре бәрелеште. Беренче машинаның 48 яшьлек йөртүчесе көннең буранлы, юлның бозлавык булуын исәпкә алмый һәм идарәне югалтып каршы юнәлештәге полосага чыга. нәтиҗәдә икенче автомобильнең йөртүчесе - 42 яшьлек хатын-кыз күптөрле тән җәрәхәтләре ала, БСМПга озатыла. ЮХИДИ инспекторлары йөртүчеләргә һава шартлары үзгәреп торучан кышкы көннәрдә юлларда аеруча сак булырга чакыралар.


Нет комментариев