“Җырлыйк әле!”дә район үзешчәннәре чыгыш ясый
21 апрель, шимбә көнне, "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Җырлыйк әле!" тапшыруында районыбыз талантлары чыгыш ясаячак. Тапшыру 20.30 минутта башлана. Тамашачылар тавыш бирүдә дә катнаша ала. Карамыйча калмагыз! Тукайлылар бу тапшыруда икенче тапкыр чыгыш ясый. Берничә ел элек "Җырлыйк әле!"дә ике төркем (балалар һәм өлкәннәр) катнашкан иде. Ул җыр сөючеләр,...
21 апрель, шимбә көнне, "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Җырлыйк әле!" тапшыруында районыбыз талантлары чыгыш ясаячак. Тапшыру 20.30 минутта башлана. Тамашачылар тавыш бирүдә дә катнаша ала. Карамыйча калмагыз!
Тукайлылар бу тапшыруда икенче тапкыр чыгыш ясый. Берничә ел элек "Җырлыйк әле!"дә ике төркем (балалар һәм өлкәннәр) катнашкан иде. Ул җыр сөючеләр, тамашачылар арасында хуплау тапты, чит төбәкләрдә яшәүче якташлардан да күп җылы хәбәрләр килгән иде. Җырчыларыбызга район данын яклауда уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев