Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зимфира Исламованың “Соңлаган үкенеч” хикәясеннән өзек

"Гариф армиядән соң өч ай үткәч кайтты. Үзе генә түгел. Янында - бал кашыгы белән кабып йотардай аксыл бөдрә чәчле сылу кыз. Бигрәкләр дә сылашып кына тора Гарифка. Татарча бер сүз аңламаса да, алсу иреннәре арасыннан ак энҗе тешләрен күрсәтеп, күк күлмәгендәге болын чәчәкләре кебек гел елмаеп кына тора, бичара......

"Гариф армиядән соң өч ай үткәч кайтты. Үзе генә түгел. Янында - бал кашыгы белән кабып йотардай аксыл бөдрә чәчле сылу кыз. Бигрәкләр дә сылашып кына тора Гарифка. Татарча бер сүз аңламаса да, алсу иреннәре арасыннан ак энҗе тешләрен күрсәтеп, күк күлмәгендәге болын чәчәкләре кебек гел елмаеп кына тора, бичара... Гайшәттәйнең башта күз аллары караңгыланып китте, ничек эндәшергә белмәде. "Диләрә бәбкәм нишләр, и Ходаем!.." Ә Диләрә бу вакытта клубның буш торган бер бүлмәсен юып, рәтләштереп, өйдәге тегү машинасын алып килеп ачкан мастерскоенда мәш килә иде. Бөтен авылдашларын сөендереп, ишек чаршавыннан башлап затлы күлмәкләргә кадәр текте. Кисүен дә үзе кисә, әле төрле фасоннар да уйлап чыгарырга оста... Уңдылар тегүчедән! Ләкин эш кенәгәсе дә бар бит әле: Диләрә мастерскоеның күрше бүлмәсендә генә урнашкан китапханәдә эштә исәпләнә. Китап алырга килүчеләр аны каян табасын беләләр... Вакыты белән ача, эш сәгате чыгу белән ике ишекне дә "шарт" бикли дә кайтып китә. Югыйсә төрлечә ишарәләп, күңел кылын тарткалап караучылар булды. Яшьрәк чакта да, аннан олыгая төшкәч тә, "чиләгенә күрә капкачы" дигәндәй, табылачак икән: буйдаклар гына түгел, гаилә мәшәкатьләренең сазгагыннан арынырга теләүчеләр дә килеп чыккалаячак. Диләрәнең җавабы һаман бер булачак: " Адресны бутагансың, абзый, маҗараңны башка җирдән эзлә!"

- Гариф кайткан! Кәләше белән бергәләп!

Күлмәген киеп карарга дип килгән түбән очтагы хатынның сүзләре йөрәкне аркылыга телгәләп ташлады. Әйтәм аны, шәһәреннән бер дә хат язмады..."

Хикәянең дәвамын "Якты юл" газетасының җомга саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев