Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыеннарда актуаль мәсьәләләр күтәрелә

Районыбызда халык җыеннары дәвам итә. Иске Дөреш һәм Новотроицкое авыл җирлекләрендә үткән чираттагы җыенда да халыкны борчыган мәсьәләләр күтәрелде, район җитәкчелеге белән берлектә аларга җаваплар эзләнде.

Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков 2014 елда җирлекнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Аның чыгышы вакытында слайдларда үрнәк хуҗалык тотучы гаиләләрнең ихаталары күрсәтелде. Район хәрби комиссары Рәис Юнысов тырыш, акыллы уллар үстергәннәре өчен Иске Дөреш авылыннан армия сафларына хезмәт итәргә киткән егетләрнең әти-әниләрен җылы тәбрикләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тумышы белән Салих-Тукай авылыннан Элиза ханым Хәкимуллина зиратларның начар хәлдә булуы турында ачынып сөйләде.
- Безнең Салих-Тукай авылындагы зират үзенең матурлыгы, чисталыгы белән үрнәк булып тора иде. Былтыр андагы олы-олы агачларны кистеләр, чистарткан шикелле иттеләр инде. Алай булса иде дә шул... Эш ахыргача башкарылмады. Киселгән агачларның калын төпләре дә, чүп-чарлар да аунап ята анда. Без үзебез кабер өсләрен һәрвакыт чистартып торабыз, өмәләрдә дә катнашабыз. Мине кешенең битарафлыгы борчый. Барыбызның да мәңгелек йорты бит ул. Ник бу турыда кеше азрак кына булса да уйламый икән? - дип, борчылуын белдерде Элиза Габделхаковна. - Ул авыл башындагы чүплек турында сөйлисем дә килми инде. Чүплек чокыры бар, анысына шөкер. Тик авыл халкы чүпләрен чокырның үзенә салмыйча тирә-яклап чәчеп йөри шикелле. Кайда карама чүп аунап ята бит. Шулкадәр күңел әрни минем, - дип төгәлләп куйды сүзен.
Васил Гариф улы да җыенда зиратлар мәсьәләсенә кагылды, бергәләшеп өмәләргә чыгарга чакырды.
- Бөек Җиңүнең 70 еллыгы дип сөйлибез. 9 Май көнне генә һәйкәлләр янына килеп, күтәренке рухлы сүзләр сөйләп, без ветераннарыбызның рухларын рәнҗетәбез генә. Сугыш ветераннарының каберләрен барлап, тәртипкә китерергә кирәк. Бу - безнең изге бурыч. Шуны онытмасак иде, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык җыены сельские сходы