Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үсмерләр һәлак булган герой якташларының әти-әнисе янында булды

Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Батырлар урамы» дигән гаилә уеннары программасын әзерләп куйды. Бәйрәмдә үсмер балаларның күп булуы куанычлы. Үз авылларының тарихын, аның данлыклы кешеләрен белү бик кирәк аларга. Аның тантаналы өлеше Әфганстанда һәлак булган Сергей Поповның үскән йорты янында узды. Анда Сергейның сугышчан юлы, батырлыгы турында сөйләделәр. Бер минут тын...

Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Батырлар урамы» дигән гаилә уеннары программасын әзерләп куйды. Бәйрәмдә үсмер балаларның күп булуы куанычлы. Үз авылларының тарихын, аның данлыклы кешеләрен белү бик кирәк аларга. Аның тантаналы өлеше Әфганстанда һәлак булган Сергей Поповның үскән йорты янында узды. Анда Сергейның сугышчан юлы, батырлыгы турында сөйләделәр. Бер минут тын калып, рухын олыладылар, герой хөрмәтенә куелган мемориаль тактага тере чәчәкләр куйдылар. Аның әти-әнисе Вера Петровна белән Александр Семенович балаларны алма, татлы ризыклар белән сыйлады.

Аннары спорт мәйданында төрле конкурслар, спорт ярышлары үтте. Геройлар Сергей Попов һәм Сергей Ивыгин исемендәге (Бәтке авылы) ике отряд оештырылды. Урам исемнәре куелган командалар геройларының исемнәрен яклау өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар, дип язган безгә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев