Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы "Татарстан" поселогында эшләүче табиб Рифгать Юмаев Гиппократ антына тугры

«Татарстан» совхозы поселогында бик белдекле, һөнәренә ихлас бирелгән, кече күңелле доктор эшли. Рифгать Нәҗип улы Юмаев ул. Югары Тәкермән авылында туып-үскән егет. 1985 елда медицина институтын тәмамлаганнан соң килгән иде ул безнең поселокка, утыз елдан артык гомер узып та киткән. Ә докторыбыз көнне-төнгә ялгап эшли дә эшли. Илдә үзгәрешләр булды,...

«Татарстан» совхозы поселогында бик белдекле, һөнәренә ихлас бирелгән, кече күңелле доктор эшли. Рифгать Нәҗип улы Юмаев ул. Югары Тәкермән авылында туып-үскән егет. 1985 елда медицина институтын тәмамлаганнан соң килгән иде ул безнең поселокка, утыз елдан артык гомер узып та киткән. Ә докторыбыз көнне-төнгә ялгап эшли дә эшли.

Илдә үзгәрешләр булды, аның кебек һөнәр ияләре озын берлек эзләп, коммерция нигезендә эшләүче клиникаларга, яшәү шартлары күпкә уңайлы җирләргә күчеп киттеләр. Рифгать Нәҗипович, берни булмагандай, бер урында эшли бирә - көне-төне авыл халкының сәламәтлеге сагында тора. Нинди һава шартлары, тәүлекнең кайсы вакыты булмасын, кирәк икән, ул ярдәмгә ашыга. Дөрес диагноз куеп, кичектергесез дәвалый башлый. Безнең поселок халкы аңа тулысынча ышана. Авыруны дәвалаганда зур нәрсә ул ышаныч. Поселокта 5 меңләп кеше яши, җитмәсә аның янына тирә-як авыллардан да киләләр. Бик әдәпле ул, якты йөзле, кешене кем, нинди булуына карамастан, игътибар белән тыңлый, киңәшен дә, дәвасын да бирә. Әле район больницасында да авырулар кабул итә иде, бүгенге көндә вакытлыча Күзкәй авылы амбулаториясендә дә эшли. Мең рәхмәтләр яусын бу шәфкать иясенә, Аллаһы Тәгалә үзенә саулык-сәгадәт бирсен, дип язган безгә Кнәз авылының имам хатыйбы Галимҗан Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр