Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җылы мөнәсәбәт кәефне күтәрә

Җылы мөнәсәбәт кәефне күтәрә

Бүген почтальоны булган авылны бәхетле авыл дияр идем мин. Аерата безнең кебек өлкәннәре бәхетле. Безгә бит хәзер кайда да ярдәм кирәк. Бәхеткә, безнең Мәләкәснең почта бүлеге сәгать телләре кебек өзлексез эшләп тора. Бүген минем анда эшләүче Любовь Асылгәрәевага рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Почта хезмәткәренең хезмәте бит бер дә җиңел түгел. Хәзер алар газета-журнал, хат таратып кына калмыйлар, өсләренә күпләгән төр эш йөкләнгән. Бүген почтальон сатучы да, документлар, акча белән эшләүче дә, пенсия бирүче дә. Һәм, әлбәттә инде, газета-журналлар өләшүче дә. Любовь Николаевна бу хезмәтләрнең барысын да берүзе башкара. Ул ял көне дип тә тормый, кич тә дими, яңгырыннан, җил-бураныннан да курыкмый, газета-журналларны вакытында тарата, пенсияләребезне өйгә китереп бирә. Түләү кәгазьләрен тутырганда да без өлкәннәргә барысын да тыныч кына аңлата, кирәк икән, үзе исәпләп язып та куя. Хезмәтендә генә түгел, шәхси тормышында да, бик уңган, җитез ханым ул. Люба әле өч бала анасы да. 
Безнең яшьтә бит хәзер күңелне күрү өчен бер җылы сүз җитә. Әнә шулай, почтага кергәч, анда эшләүченең ягымлы мөгаләмәсе, кибеткә кергәч сатучының ачык йөзе, урамнан барганда авылдашыңның туктап сәлам бирүе кәефебезне күтәрә. Аннары, почтасы белән бергә, авылыбызда башка хезмәтләрнең дә көйле эшләп торуына сөенәбез. Шөкер, унберьеллык мәктәбебез, балалар бакчасы, медпункт, мәдәният сараебыз бар. Сөенеп яшәргә дә яшәргә әле.

Рида Әхтәмова. Мәләкәс авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев