Яңалыклар
Язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә
Район хуҗалыкларында агрегатларны җыеп карау эше алып барыла. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2016 елгы уңыш өчен ашламалар туплау дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов хәбәр итүенчә, район хуҗалыкларына барлыгы 8 мең тонна минераль ашламалар кайтарылган, ягъни 3 мең тонна тәэсир итүче матдә. Район буенча уртача...
Район хуҗалыкларында агрегатларны җыеп карау эше алып барыла. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2016 елгы уңыш өчен ашламалар туплау дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов хәбәр итүенчә, район хуҗалыкларына барлыгы 8 мең тонна минераль ашламалар кайтарылган, ягъни 3 мең тонна тәэсир итүче матдә. Район буенча уртача алганда бер гектарга 44 килограмм ашлама туры килә. Язгы чәчүгә ашлама әзерләү буенча беренче урында «Ирек» җитештерү кооперативы (гектарына 87,8 килограмм), аннан соң «Кама» агрофирмасы (79,4 кг), «Кама-Бекон» җәмгыяте (67,5 кг), «Гигант» хуҗалыгы (54,8 кг) һәм «Сәйдәшев» исеменәдәге хуҗалык (47,1 кг) бара. Ашлама туплау буенча эшләр «Тимерхан» агрофирмасында һәм бер өлеш фермер хуҗалыкларында начар оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев