Яңалыклар
«Ярыш» яхшылар рәтендә
Язгы кыр эшләренә әзерлекләрен белешү максатыннан «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаровка шалтыраттык. «Кыр эшләрендә катнашачак техника, тагылма инвентарь әзер. Шулай да механизаторлар аларны, буразнада сынатмасыннар өчен, кат-кат күздән кичерә, хәзер аларны комплектлаштыру бара. Быел кыш хафалырак булды - кар эреп, боз катламнары барлыкка килде. Көзге бодай уҗымын алып карадык, болай...
Язгы кыр эшләренә әзерлекләрен белешү максатыннан «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаровка шалтыраттык. «Кыр эшләрендә катнашачак техника, тагылма инвентарь әзер. Шулай да механизаторлар аларны, буразнада сынатмасыннар өчен, кат-кат күздән кичерә, хәзер аларны комплектлаштыру бара. Быел кыш хафалырак булды - кар эреп, боз катламнары барлыкка килде. Көзге бодай уҗымын алып карадык, болай исән сыман, арыш та әйбәт кышлаган. Бу язда 2 мең гектар иген - бодай, арпа, солы чәчәсе бар. Орлык кирәкле күләмдә. Аны, әлбәттә, агулап чәчәбез. Хәзергә орлык агулауга керешергә иртәрәк - һаваның җылынганын көтәбез. Бу көннәрдә орлыкны җилләттек, ягъни «йокыдан уяттык», сыйфаты әйбәт. Дөресен генә әйткәндә, имтихан алдыннан кебек - дулкынландыра. Һава шартлары нинди булыр дип борчылабыз. Орлыкны вакытында җир куенына салу кирәк бит. Кадрлар бар, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев