Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллыда Җиңү көне уңаеннан чаралар программасы

Быел Җиңү көнен билгеләп үтү 9.20 дә Муса Җәлил скверында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасыннан башлана. Тантаналы парад 10.00 нан 10.45 кадәр "Ватан ана" мемориалы каршында үтәчәк. 10.30 "Төзүчеләр" стадионы каршындагы мәйданда , гадәттәгечә, "Солдат боткасы"н тәкъдим итү башлана. "Ул бөек еллар каршында баш иик!" дип аталаган театральләштерелгән тамаша...

Быел Җиңү көнен билгеләп үтү 9.20 дә Муса Җәлил скверында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасыннан башлана. Тантаналы парад 10.00 нан 10.45 кадәр "Ватан ана" мемориалы каршында үтәчәк.

10.30 "Төзүчеләр" стадионы каршындагы мәйданда , гадәттәгечә, "Солдат боткасы"н тәкъдим итү башлана. "Ул бөек еллар каршында баш иик!" дип аталаган театральләштерелгән тамаша "Төзүчеләр" стадионында 11.30 дан 13. 30 кадәр дәвам итәчәк. Быел стадионның өске ярусы ябык була, аскы яруста мең ярым тамашачы өчен өстәмә урыннар булдырылачак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм концерты һәм эшче яшьләрнең "Хәтер" дип аталган иҗат фестивале Җиңү паркында 12.00 дән 21.30 кадәр уза.

"Төзүче" стадионында 21.00 бәйрәм салютын аттыру башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев