Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын гидрантларын кар астыннан табу өчен авыл кешеләренең ярдәме кирәк

Җирле пунктларда су челтәрләрендә урнаштырылган янгын гидрантларының күпчелеге быел кыш явым-төшем күп булу аркасында кар астында калды. Шуңа күрә авылларда ут чыгу очраклары булганда янгын сүндерү машиналарына аларны эзләп табу бик кыенга туры килә. Янгын гидрантлары урамнардагы су челтәрләрендә якынча 400 метр арага бер урнашкан. Комсомолец поселогындагы янгынга каршы көрәш...

Җирле пунктларда су челтәрләрендә урнаштырылган янгын гидрантларының күпчелеге быел кыш явым-төшем күп булу аркасында кар астында калды. Шуңа күрә авылларда ут чыгу очраклары булганда янгын сүндерү машиналарына аларны эзләп табу бик кыенга туры килә. Янгын гидрантлары урамнардагы су челтәрләрендә якынча 400 метр арага бер урнашкан. Комсомолец поселогындагы янгынга каршы көрәш отрядының аерым посты башлыгы Флер Миңнеханов авылларда яшәүчеләрдән, әлеге гидрантларның кайда урнашканын белгән очракта, кар өстендә таяк белән яки башкача билгеләп куюларын сорый. Бу янгын сүндерүчеләргә су чыганакларын тизрәк табарга, тизрәк су тутырып урынга барып җитәргә ярдәм итәр һәм, әлбәттә инде, зыян да кимрәк булыр иде, дип белдерә пост башлыгы. Ә язга чыккач әлеге гидрантларның һәрберсе барланачак, аларның урынын күрсәтеп коймаларга билгеләр куелачак, ди ул.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X