Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елга теләкләрегез нинди?

Венера Сафина, Круглое Поле поселогының «Зәңгәр вагон» балалар бакчасы мөдире: - Узып баручы ел минем өчен, гомумән, безнең коллектив өчен иң зур вакыйга республика күләмендә үткәрелгән билингваль балалар бакчасы бәйгесендә районнан бердәнбер җиңүче булып, 1 млн сум грант отуыбыз булды. Миллион сумны бик күп файдалы эшләргә тоттык: ашханәдә җиһазларны яңарттык,...

Венера Сафина, Круглое Поле поселогының «Зәңгәр вагон» балалар бакчасы мөдире:
- Узып баручы ел минем өчен, гомумән, безнең коллектив өчен иң зур вакыйга республика күләмендә үткәрелгән билингваль балалар бакчасы бәйгесендә районнан бердәнбер җиңүче булып, 1 млн сум грант отуыбыз булды. Миллион сумны бик күп файдалы эшләргә тоттык: ашханәдә җиһазларны яңарттык, төркемнәргә шкафлар, интерактив такта алдык. Шул акчадан бөтен бакча бинасындагы канализация торбаларын алыштырабыз.
Ә шәхсән үземә килгәндә, 2013 елда олы кызым тормышка чыккан иде, 2014тә кече кызым үз гаиләсен төзеде. Ирем белән алар өчен бик сөенәбез. Киләсе Кәҗә елы барыбызга да сәламәтлек алып килсен, гаиләбезне, балаларыбызны яратып, яратылып, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Фәнис Сәетгәрәев, районның «Капиталь төзелеш хезмәте» муниципаль унитар предприятиесе директоры:
- Төгәлләнеп килүче 2014 ел шактый авыр, катлаулы, шуның өстенә төрле төзелеш чараларына бик бай булды. Быел районыбызда 2 янгын сүндерү депосы, 2 полиция участогы вәкаләтлеләре үзәге, мәдәният йорты сафка басты. Әлеге төзелеш объектларын вакытында куллануга тапшырдык, шуңа сөенәм. Киләсе елга да максатларыбыз зурдан. Районда мәдәният йорты, балалар бакчасы, ФАП, ветеринария пункты төзүне планлаштырабыз. Шулай итеп, алда әле зур ниятләр. Тырышып эшләргә, барысын да киләсе 2015 елда тормышка ашырырга язсын! Ил-көнебез имин булсын!
Татьяна Сиврюк, район мәшгульлек үзәге директоры:
- Әлеге вазифага килгәнемә әле елдан артык кына. Шуңа күрә минем өчен монда барысы да яңа булды. Район авыллары, аның оешма-предприятиеләре, хезмәт коллективлары белән таныштым, аралашу тирәлегем киңәйде. Шәхси тормышымдагы күңелле вакыйгалар дисезме? Игезәк кызларым икесе дә быел югары уку йортын тәмамлап, дипломлы булдылар, берсе психолог, икенчесе экономист белгечлеге алды. Бүген олы улым да, ике кызым да эшлиләр. Тагын бер күңелле вакыйга - зур юбилеемны, 50 яшьлегемне үткәрдем. Бүләкләр, котлаулар, матур теләкләр...
Киләсе елдан да күңелле вакыйгалар көтәм. Гаиләмә, якыннарыма, хезмәттәшләремә сәламәтлек телим.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X