Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел шатлыклар алып килсен

Күпсанлы хәбәрчеләребезне, төрле елларда басмабызның иҗат казанында кайнап, якты эз калдырып, лаеклы ялга киткән ветераннарыбызны, меңләгән газета укучыларыбызны чын күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәбез, саулык-сәгадәт, гаиләләрегезгә, илгә-көнгә иминлек, уңышлар, иҗади элемтәбезнең дәвам итүен, ныгуын теләп калабыз. Сезнең язмаларда, килгән хатларда, хәбәрләрегездә - четерекле яклары, шатлык-куанычлары чагылган тормыш нәкъ үзе....

Күпсанлы хәбәрчеләребезне, төрле елларда басмабызның иҗат казанында кайнап, якты эз калдырып, лаеклы ялга киткән ветераннарыбызны, меңләгән газета укучыларыбызны чын күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәбез, саулык-сәгадәт, гаиләләрегезгә, илгә-көнгә иминлек, уңышлар, иҗади элемтәбезнең дәвам итүен, ныгуын теләп калабыз.

Сезнең язмаларда, килгән хатларда, хәбәрләрегездә - четерекле яклары, шатлык-куанычлары чагылган тормыш нәкъ үзе. Алар темалар табарга, сорауларга җаваплар эзләргә, һәрдаим иҗади эзләнүләргә этәрә. Шуңа күрә без һәрвакыт юлда. Хәбәрчеләребезгә дә ихлас рәхмәтле без. Газетабызга язылу чорында матди ярдәм күрсәтеп, күп меңле укучыларыбыз санын тагын да арттыруга зур өлеш керткән иганәчеләребезне дә ихлас күңелдән 2016 ел белән котлыйбыз, сәламәтлектә, тапкан малларының бәрәкәтен күреп, гаиләләрендә иминлеккә, муллыкка куанып, тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын.

«Якты юл» редакциясе иҗат коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев