Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!

2015 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2016 елга аяк басабыз. Тиздән районыбыз елъязмасында данлыклы тагын бер ел артта калачак. Яңа ел бәйрәмнәре - ул шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. Бу чорда башкарылган эшкә йомгак ясала, кылынган эшләргә бәя бирелә, киләчәккә планнар төзелә. Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү...

2015 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2016 елга аяк басабыз. Тиздән районыбыз елъязмасында данлыклы тагын бер ел артта калачак.

Яңа ел бәйрәмнәре - ул шатлыклы үзгәрешләр көтү вакыты. Бу чорда башкарылган эшкә йомгак ясала, кылынган эшләргә бәя бирелә, киләчәккә планнар төзелә.

Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү комплексында уңышлы гына программалар эшли. Һәм бу гамәлләрдә безнең районның да өлеше бар. Игенчеләребезнең осталыгы, тырышлыгы белән һәм алдынгы технологияләрне куллану нәтиҗәсендә 133 мең 500 тонна уңыш җыеп алынды, күпләп терлек һәм кош ите җитештерелде, меңләгән тонна сөт алынды. Дөрес, бу уңышларда фермер хуҗалыклары, гаилә фермаларының да өлеше бар. Районда 65 фермер хуҗалыгы, 31 гаилә фермасы эшләп килә. Агросәнәгать комплексында инвестиция проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Алар, башлыча, яңа производстволар төзүгә, гамәлдәге технологик линияләрне модернизацияләүгә һәм җиһазлар сатып алуга тотыла.

Соңгы елларда авылларыбызның йөзе күзгә күренеп үзгәрде. Күпфункцияле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, клублар, мәдәният учакларына яңа сулыш бирелде. Яңа 2016 елга да планнар зурдан. Сезнең белән бергәләп, бер йодрыкка тупланып алынсак, барысы да үтәлер.

Яңа 2016 ел безнең өчен яңа мөмкинлекләр ачсын, яңа вакыйгалар белән шатландырсын, барлык уй-ниятләребез гамәлгә ашсын, чөнки һәрберебезнең уңышы туган ягыбызның киләчәктә дә чәчәк атуына нигез булып тора. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, эшләрегездә уңышлар телим, Яңа елның һәр көне безнең барыбызга да яңа көч бүләк итсен, ә якыннарыбызның җылысы һәм яклавы күңелләребезне шатландырып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев