Ялган документ белән субсидия алган
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Руслан Гыймадиев узган атнадагы оператив хәлгә тукталды. Бер атнада бүлеккә хокук бозу турында 111 хәбәр кергән. Зур күләмдә акча үзләштерү белән бәйле мошенниклык гамәле кылган 34 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе булган әлеге...
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Руслан Гыймадиев узган атнадагы оператив хәлгә тукталды. Бер атнада бүлеккә хокук бозу турында 111 хәбәр кергән. Зур күләмдә акча үзләштерү белән бәйле мошенниклык гамәле кылган 34 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе булган әлеге хатын-кыз ТР Икътисад министрлыгына ялган документлар тапшырып, 578 мең сум күләмендә субсидия алган. Акчаны соңыннан үз кирәгенә файдаланган.
Танышына суккан өчен тору урыны булмаган 54 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.
Новотроицкоеда 39 яшьлек хатын-кызның әтисен кыйнау факты, Бикләндә 36 яшьлек хатын-кызның балигъ булмаган 16 яшьлек кызын кыйнау һәм үтерү белән янау очрагы теркәлгән. Шулай ук җинаять эшләре кузгатылган.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның бер атнада 324 очрагы ачыкланган. Шуларның икесе исерек килеш руль артына утыру белән бәйле. Бу төр хокук бозу белән Сосновый Бор поселогыннан 23 яшьлек ир-ат һәм Минзәлә районы Мәлкән авылыннан 41 яшьлек ир-ат эләккән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев