Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа өйләнешүче тукайлыларның түләнә торган ялларына 10 көн өстәлергә мөмкин

Яңа өйләнешкән парларның түләнә торган ялына тагын 10 көн өстәлергә мөмкин. Санкт-Петербург закон чыгару җыены бу турыда РФ Хезмәт кодексына төзәтмә әзерләгән һәм аны якын арада РФ Дәүләт Думасына юлларга ниятли, дип яза "Известия". Төбәк парламентарийлары фикеренчә, өстәмә ял көннәре яшьләргә гаилә кору өчен тагын бер стимул булырга мөмкин. Бу,...

Яңа өйләнешкән парларның түләнә торган ялына тагын 10 көн өстәлергә мөмкин. Санкт-Петербург закон чыгару җыены бу турыда РФ Хезмәт кодексына төзәтмә әзерләгән һәм аны якын арада РФ Дәүләт Думасына юлларга ниятли, дип яза "Известия".

Төбәк парламентарийлары фикеренчә, өстәмә ял көннәре яшьләргә гаилә кору өчен тагын бер стимул булырга мөмкин. Бу, үз чиратында, туучы балалар саны артуга һәм ахыр чиктә, илдәге демографик хәлгә уңай йогынты ясаячак.

Документ РФ Хезмәт кодексын "Өйләнешкән очракта түләнә торган өстәмә ял" дип исемләнгән 128.1нче маддә белән өстәүне күз уңында тота.

Шул ук вакытта эшләүче кешенең баласы туу, туе, якын кешесе үлү очракларында үз хисабына 5 көнлек ялга хокукы каралган 128нче маддәдән никахны законлы теркәү шартын төшереп калдыру тәкъдим ителә.

"Яңа өйләнешкән парларның түләнә торган өстәмә ялы эшләүче тарафыннан никахны законлы рәвештә теркәү көненнән алып 30 көн эчендә, шул исәптән өлешләп, файдаланылырга мөмкин", - дип өстәмәкчеләр РФ Хезмәт кодексына, дип яза «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев