Яңа поселогында Ватанны саклаучылар көненә багыәшланган кичә узды
Яңа поселогы мәдәният йортында 23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган әдәби -музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмебез ватанпәрвәрлек (патриотик) хисе белән сугарылган шигырьләр , жырлар белән үрелеп барды. Ир-егетләребезне котларга килгән ут күршеләребез - Татарстан поселогыннан Владимир Веретинников , Комсомол поселогыннан Анна Шарифьянова җитәкчелегендәге бию коллективы кызлары бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь...
Яңа поселогы мәдәният йортында 23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган әдәби -музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмебез ватанпәрвәрлек (патриотик) хисе белән сугарылган шигырьләр , жырлар белән үрелеп барды. Ир-егетләребезне котларга килгән ут күршеләребез - Татарстан поселогыннан Владимир Веретинников , Комсомол поселогыннан Анна Шарифьянова җитәкчелегендәге бию коллективы кызлары бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәделәр. Ватанны саклаучылар көне беркемне дә битараф калдырмады. Булачак солдатларны бәйрәм белән котларга, яшьләргә үзенең үтемле сүзен әйтергә , Әфган сугышы ветераны Александр Майоров килгән булса, ә хезмәт һә сәхнә ветераны Гөлчәчәк Ибраһимова татар халык җырларын бүләк итте .(Баянда Рифкать Абдуллин).«Мизгел» - бию төркеме кызлары-егетләре (Ильвина һәм Ильмира Солтангәрәевалар , Регина Мавлиева, Ильвина Шайдуллина , Зөлфэт Шәрифуллин, Артем Абрамов, Егор Безпальчук , Дамир Хайруллин.)Һәрвакыттагыча, ү зләренең матур биюләре белән халыкны шаккатырды. Бәйрәм кичәсен яшьләр арасында абруйлы җырчы егетебез - Тимур Колчерин «Солдаты» -дигән җыры белән тәмамлады. Соңыннан, яшьләр дискотекада рәхәтләнеп биеделәр, дип хәбәр итә Яңа поселогы мәдәният йорты директоры Сәрия Әхсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев