Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогы агитбригадасы чыгышына игенчеләр дә кушылды(фото)

Яңа поселогы мәдәният йорты каршында оештырылган «Дуслык» агитбригадасының кыр батырлары алдында чыгышы комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләренең төшке ашка туктаган вакытына туры килде. Агитбригададан Сәрия Ахсанова, Галия Зарипова, Динара Хәйруллина, Нурия Абдуллина игенчеләребезгә берсеннән-берсе матур жырларын бүләк иттеләр .Баянчы Рифкать Абдуллинның өздереп уйнавына түзә алмыйча, алдынгы комбайнчы Алексей Ширчиков да урыныннан...

Яңа поселогы мәдәният йорты каршында оештырылган «Дуслык» агитбригадасының кыр батырлары алдында чыгышы комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләренең төшке ашка туктаган вакытына туры килде. Агитбригададан Сәрия Ахсанова, Галия Зарипова, Динара Хәйруллина, Нурия Абдуллина игенчеләребезгә берсеннән-берсе матур жырларын бүләк иттеләр .Баянчы Рифкать Абдуллинның өздереп уйнавына түзә алмыйча, алдынгы комбайнчы Алексей Ширчиков да урыныннан сикереп торып, үзенең шаян такмакларын сузып жибәрде. Басудан кайтышлый җирле артистлар ындыр табагында хезмәт куючыларның да куңелләрен күрергә өлгерделәр.

Сәрия Ахсанованын игенче хезмәтенең абруе, яшәү мәгънәсе турындагы нәфис сүзләре һәрберсен үткәнгә борылып карарга, кылган гамәленә бәя бирергә, тормыш асылы турында кабат уйланырга мәҗбүр итте. Хәтта хатын-кызларыбыз күз яшьләрен дә тыярга теләмәделәр. Игенчеләрнең гимнына әверелгән И.Шәмсетдинов муз. Г.Латыйп сүзләренә язылган «Чайкала иген кырлары» җырына бик рәхәтләнеп кушылып җырладылар. Үзешчәннәргә зур рәхмәтләр әйтеп, кабат килүләрен сорап, озаклап алкышладылар, дип хәбәр итә Яна поселогы ындыр табагы җитәкчесе Рифат Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев