Яңа Бүләк авылы чиста сулы булды
Октябрь ае башында Яңа Бүләк авылында яңа су скважинасы һәм су каланчасы халыкка хезмәт итә башлады. Элеккесе авылны тулысынча чиста су белән тәэмин итә алмый иде, югары очта яшәүчеләр, гомумән, һәрберсе үз ишегалдында колонкаларын булдырган иде. Суны алар җир астыннан насос белән суыртып алганнар, ә күбрәк суыртсаң, болганчык су килә...
Үзәкләштерелгән су рәхәтен тату бәхетеннән Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Юлия Зарипова да мәхрүм булган. Хәзер исә ул үз өенә су кертүне рәсмиләштерү эшләре белән йөри.
- Ниһаять, бездә дә гөрләп су ага. Яңа су скважинасы эшли башлауны авыл халкы бик көтте, хәзер рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар, - ди Юлия Владимировна.
Әлеге зур эшне авыл җирлеге башкарма комитеты башкарып чыккан, халыктан акча җыелмаган. Ясау, кулланылышка тапшыру эшләрендә «Татарстан коммуналь челтәрләре» оешмасы житәкчесе Риф Миңнекәев һәм аның эшчеләренең ярдәме зур булган. Суның анализын да алганнар. Чиста дигән белешмәсе бар. Хәзер авылның һәр өендә гөрләп тәмле су килә. Бигрәк тә югары очта яшәүчеләр әлеге вакыйгага сөенеп туя алмыйлар. Су кертүне рәсмиләштерү эшләрен дә иң беренчеләрдән булып нәкъ алар төгәлләгән.
- Хәзер бит һәр өйдә диярлек «автомат» кер юу машинасы. Кер юган саен насос кабыза идек. Хәзер исә төймәсенә генә басабыз, - ди Яңа Бүләк авылында югары очта яшәүче Илһамия Сәлахова.
Авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгетдинов белдергәнчә, авылны чиста су белән тәэмин итү - ул замана таләбе. Тереклек судан башка була алмый. Ә шушы табигать нигъмәтен уңайлыга әйләндерү, беренче карашка, гади генә әйбер кебек. Шулай да басымы булмаган су белән яшәгән яңабүләклеләр өчен бу - зур вакыйга.
Ю. Зарипова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев