Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вирус аямый

Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗановның белдерүенчә, үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта бара. «Элек мондый диагноз белән атнага 1-2 кешене кабул итсәк, хәзер уртача 15-17 кеше килә. 27 октябрьгә стационарда 88 кеше ята, аларның 55е кислородта, 4се ИВЛда, 5 кеше реанимациядә. Чирнең авыр формасы күзәтелә», – дип белдерде ул. 

Ел башыннан районда үпкә ялкынсынуы белән 237 кеше авырган. Кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны 4911гә тулган. 
Авыручылар район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре арасында да бар. Ел башыннан 40 кешедә ОРВИ һәм 83 кешедә үпкә ялкынсынуы ачыкланган. Аларның 115е күзәтүдән азат ителгән. Хәзерге вакытта 9 хезмәткәр үпкә ялкынсынуыннан дәвалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев