Вирус аямый
Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗановның белдерүенчә, үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта бара. «Элек мондый диагноз белән атнага 1-2 кешене кабул итсәк, хәзер уртача 15-17 кеше килә. 27 октябрьгә стационарда 88 кеше ята, аларның 55е кислородта, 4се ИВЛда, 5 кеше реанимациядә. Чирнең авыр формасы күзәтелә», – дип белдерде ул.