Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: кош гриппы!

Татарстанның Буа, Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы очраклары ачыкланган.

Сәбәбен белгечләр күрше төбәкләрдән кош сатып алганда ветеринария таләпләренең үтәлмәве һәм йорт кошларының киек кошлар белән бер үк сулыкларда булуы белән аңлаталар. Хәзерге вакытта эпизоотик чыганак урыннарында инфекцияне бетерү өчен чаралар күрелә. Район ветеринария берләшмәсендә белдерүләренчә, кош гриппы таралу куркынычы янаганда профилактика чараларын катгый үтәү зарур: кошчылык предприятиеләре ябык режимда эшләргә, аларда дезинфекция даими рәвештә үткәрелергә тиеш. Кошчылык хуҗалыклары территориясенә киек кошларны кертмәү хәерле. Авыру турында шик туган очракта кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итү мөһим.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X