Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт итәсем килә!

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш бара. Армия хезмәтенә хәрби исәптә торучы, хезмәттән вакытлыча яки тулысынча азат ителмәгән 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-егетләр алына. Хезмәт итү вакыты үзгәрмәде – ул элеккечә үк бер ел. 

Тукай районыннан көзге чакырылышта 30га якын егет армиягә алыначак. Алар Көньяк, Көнбатыш, Үзәк, Көнчыгыш хәрби округларында, Кара Диңгез, Балтика, Тын Океан флотларында һәм Каспий флотилиясендә хезмәт итәчәк.
Беренче озату 15 октябрьдә үтте. Хезмәткә алынган егетләр Үзәк хәрби округына җибәрелде. Ундүрт кешенең икесе тукайлылар. Алар Түбән Новгород шәһәрендә милли гвардия федераль хезмәте гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. 
Хәрби хезмәткә чакырылганнар Севастополь шәһәрендә хәрби-диңгез флотында, Йошкар-Ола шәһәренең стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә булачак.
Икенче озату 21 октябрьдә үтте. Кичә, 27 октябрьдә, Тукай районыннан тагын берничә егет ТР җыелма пунктына киттеләр.
Моннан тыш, хәрби хезмәткә чакырылучылар һава-десант гаскәрләренә, шулай ук Президент полкына җибәреләчәк. Президент полкына хезмәткә сайлануның үз критерийлары: хезмәткә чакырылучының буе 175-185 см; хәрби хезмәткә яраклылык категориясе А1 булырга тиеш; хәрби хезмәткә чакырылучының һәм аның өченче буынга кадәр туганнарының хөкемгә тартылмаган булулары шарт.
Әгәр медицина тик-шерүе узган вакытта чакырылучының теге яки бу авыруы ачыкланса, алар табиб-белгечләрдән медицина тикшеренүе үтү өчен медицина учреждениеләренә юллама алалар. Шунда ук диагноз куелган акт тутырыла, аның нигезендә хәрби комиссариатта хәрби хезмәткә яраклылык категориясе билгеләнә. Әйтергә кирәк, армиягә А һәм Б категорияләре белән генә алалар. 
Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, көзге чакырылышка өстәмә кагыйдәләр кертелде. Хәрби көчләрне яңа коронавирус инфекциясеннән саклау максатыннан армиягә баручы егетләр берничә тапкыр тест бирәләр.
«Безнең егетләр арасында контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр бармы?» дигән сорауга Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районының Комсомол районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев: «Нигездә, безнең егетләр чакырылыш буенча хезмәт итәргә китә, контракт төзергә теләүчеләр аз. Югыйсә, контрактчылар өчен шактый ташламалар да каралган. Әйтик, пенсия белән тәэмин итүдә өстенлекләр, берничә ел хезмәт иткәннән соң торак белән тәэмин итү, ялга һәм командировкага түләүсез бару, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъза-ларына түләүсез медицина хезмәте күрсәтү. Без агитация чаралары үткәрәбез, хәрби хезмәткә чакырылучыларга контракт буенча хезмәт итү турында сөйләп торабыз». 
Дамир Вәлиев егет-ләрне автомәктәпкә дә чакыра. «Күптән түгел Тукай районының югары сыйныф укучылары һәм урта уку йортлары студентлары белән югары хәрби уку йортларына һәм Чаллының ДОСААФ автомәктәбенә укырга керү турында әңгәмәләр үткәрдек. Хәрби комиссариаттан юллама буенча автомәктәпкә барган егетләр «С» категориясе буенча машина йөртү хокукына бушлай укыйлар һәм хәрби частьларда йөк машинасы йөртүчеләр булып хезмәт итәләр. Армиядә бу төр хезмәткә ихтыяҗ зур. Шул ук вакытта чакырылучыларның «В» категориясенә 25 процент ташлама белән уку мөмкинлеге бар», – дип аңлатты ул. 
Көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә, соңгы озату 18-20 декабрьгә планлаштырылган.

Даниил Федосеев, 21 яшь, армиягә чакырылучы, Калинино авылы: 
– Мин Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумын тәмамладым. Шуңа күрә минем чакырылышка отсрочкам юк. Повестка килү белән хәрби комиссариатка килеп, медкомиссия уздым. Чакырылыш комиссиясе карары белән армиягә чакырылдым. ТР җыелма пунктына җибәрелү өчен 27 октябрьгә повестка алдым. Армиягә барасым киләме? Әйе, килә. Нинди гаскәргә эләгүем мөһим түгел. Әлегә бер ел хезмәт итәргә уйлыйм, алга таба күз күрер, бәлки контракт буенча да калырмын. Бераз дулкынланам, ансыз берничек тә булмый, бер елга өйдән китәбез бит. Башта авыр булачак, әлбәттә. Аннан соң ияләшермен дип уйлыйм. Армиядән соң белгечлегем буенча эшкә урнашасым килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев