Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Исереклек бәласе

2020 елның тугыз аенда район автомобиль юлларында исерек йөртүчеләр гаебе белән 19 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Аларда 21 кеше төрле имгәнүләр алган, 4 кешенең гомере өзелгән. Узган елның бу чорында шундый 10 һәлакәт теркәлгән булган. Аларда 19 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 1 кеше үлгән. Саннардан күренгәнчә, эчкән килеш руль артына утыручылар аркасында килеп чыккан аварияләр саны узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә арткан, үлүчеләр исә 75 процентка күбәйгән.

Мондый төр һәлакәт-ләрнең күпчелеге кичке сәгать 3тән 6га кадәр вакыт аралыгында була. Исерек килеш руль артына утыру белән бәйле һәлакәтләрнең соңгысы 22 октябрьдә Яр Чаллы – Нефтебаза юлында теркәлде. «Санаръ» бакчачылык ширкәтендә яшәүче 55 яшьлек ир-ат эчкән килеш «ВАЗ-111130» машинасы руле артына утыра. Юлда идарә итүне югалтып, каршыга килүче автомобиль белән бәрелешә һәм юл кырыена чыгып әйләнә. Октябрьнең 9ында Яр Чаллы – пионер лагерьлары юлында исерек хәлдәге 33 яшьлек йөртүче һәм аның пассажиры каты имгәнүләр алды. Июнь аенда Яр Чаллы – Водозабор юлында килеп чыккан фаҗига күпләрне тетрәндерде. Анда өлкән яшьтәге ирле-хатынлы чаллылылар үлде. Исерек килеш руль артына утырган «БМВ» йөртүчесе бу гаиләгә, аларның балаларына әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт китерде. Югыйсә, өлкәннәр кагыйдә бозмыйча, әкрен генә үз юлларыннан хәрәкәт иткәннәр. 
 Тугыз айда теркәлгән 19 юл-транспорт һәлакә-тенең 8е тукайлылар гаебе белән чыккан. 2 кешенең үлеме, 9 кешенең имгәнүе дә тукайлылар намусында. Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр исемлегендә 163 тукайлы. 2020 елда суд 18 кешегә карата шундый карар чыгарган. Круглое Поле поселогында андыйлар өчәү, Ильичевкада, Түбән Суыксуда икешәр, Яңа поселогында, Олы Шилнә, Мусабай Завод, Бәтке, Кече Шилнә, Белоус, Яңа Мусабай, Ильбухтино, Сәмәкәй, Югары Байлар, Яңа Троицкий, Күзкәй авылларында берешәр кеше. Круглое Поле поселогында юл йөрү кагыйдәләренең әлеге пунктын бозган 41 яшьлек хатын-кыз да бар. 
Искә төшерәбез, алкогольле эчемлек кулланган килеш автомобиль белән идарә итүчегә беренче тапкыр эләккән очракта 30 мең сум штраф һәм 1,5-2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Әгәр инде исерек килеш йөргән өчен икенче мәртәбә беркетмә төзелсә, 200-300 мең сум штраф яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартыласың яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителәсең һәм 3 елга кадәр таныклыксыз каласың. Рульне исерек кешегә бирсәң, сиңа 30 мең сум штраф һәм 1,5-2 елга правасыз калу яный. Мопед белән велосипедка да эчкән килеш утыру катгый тыела. Мондый хәлдә мопед йөртү, автомобильдәге кебек үк, 30 мең штрафка тартуны һәм 1,5-2 елга правадан мәхрүм итүне, велосипед йөртү 1000-1500 сум күләмендә штрафка тартуны күздә тота. 
Алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырган кешенең автомобиле штрафстоянкага җибәрелә.  
«Исерек килеш машина йөртүнең нәтиҗәсе һәрчак аянычлы тәмамлана. Мине күрмәсләр әле, туктатмаслар дип уйларга һич ярамый. Йөртүче кулында үзенең генә түгел, пассажирларының һәм юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең язмышы. Административ җәза бер хәл, акчасын да түләрсең, таныклыкны да кабат алырсың, ә менә өзелгән гомерләрне, җимерелгән язмышларны кире кайтарып булмас. Ә никадәр балалар зыян күрә өлкәннәрнең ваемсызлыгы аркасында. Шуңа күрә машина йөртүчеләр бу мәсьәләгә бик җитди карасыннар иде», – дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Ул эчкән килеш руль артына утыручыларны ачыклауда райондашлар үзләре дә ярдәм итсен, андый очракка тап булганда Эчке эшләр бүлегенең дежур частена шалтыратсыннар иде, ди. 

/ Фотолар район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев