Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр җан иясенә – уникаль номер

Татарстан Республикасында терлекләрне идентификацияләү бара. Ул нәрсәне аңлата? Ни өчен кирәк? Бу хакта сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинеты үткәргән видеоконференциядә аңлаттылар.

Идентификация – һәр терлекне, йорт хайванын, кош-корт һәм умарта оясын, балык күлен, хәтта сукбай эт-мәчеләрне исәпкә алу дигән сүз. Ягъни һәркайсына аерым номер беркетеп, дәүләт ветеринария хезмәтенең бердәм системасы базасына теркәп кую, алга таба «Меркурий» электрон мәгълүмат системасына кертү. Бу эш илнең бөтен төбәкләрендә алып барыла. Безнең республикада август аенда Арча һәм Балтач районнарында башланган, әлегә 2927 баш мөгезле эре терлек исәпкә куелган. Бу аз, бар малның 0,4 проценты гына. Әмма октябрь аеннан эшкә ныклап керешкәннәр. Ә 2021 елдан идентификацияләү турындагы федераль закон үз көченә керә һәм аны үтәргә кирәк булачак. 
Әлеге чара тормышыбызның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Әйтик, соңгы көннәрдә генә республикада кош гриппы таралу куркынычы барлыкка килде. Бер очракта авыруның күрше төбәктән кергәнлеге ачыкланган. 
Идентификацияләү этаплап алып барыла. Беренче чиратта мөгезле эре терлек асраучы эре предприятиеләргә кагылса, аннары фермер хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыкларга да чират җитәчәк. Мөгезле эре терлектән соң вакларына, атларга чират җитәчәк. 2022 елда – дуңгызлар һәм кош-корт, 2023тә – җәнлекләр, 2024тә умарта һәм балыкларны уникаль номер белән исәпкә кую планлаштырыла. Терлекләргә һәм йорт хайваннарына номерлар берәмлекләп беркетелә, ә кошларга – оялап. Умарталыкта исә һәр умарта оясына номер тагыла. Балык үрчетүчеләрнең сулыклары исәпкә куелачак. Хайван яки кошка вакцина ясау, профилактика чаралары, аны дәвалау турында мәгълүмат теркәлеп барачак. Мисал өчен, эре хуҗалыкларда асрала торган сыерларның күпме сөт бирүен дә күзәтергә мөмкин булачак. 
Идентификацияләү сукбай эт-мәчеләргә дә кагыла. Аларны тотып алып, нәсел дәвам итмәслек итеп чистартканнан соң, аерым номер биреп кире иреккә чыгару турында сүз бара. 
Аерым шәхси хуҗалыкларга малларны теркәү вакыты турында ветеринария хезмәте белгечләре алдан хәбәр бирергә тиеш.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X