Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куркыныч җинаятьчене «каптырганнар»?!

Шундый әйтем бар – «Кеше кешегә дус һәм туган». Бу чынлап та шулай булды. Өлкәннәр хәтерлидер: авылда һәркем күршеләренең, авылдашларының игътибарын тоеп яшәде. Кич җитсә, гөрләшеп сөйләшеп утырулар, көнбагыш ярып көлә-көлә яңалык алмашулар нинди күңелле булган. Шул чорны күреп үсүебез белән без бәхетле.

Хәзерге чор кешеләрен ул яктан кызганам мин. Аллаһка шөкер, туклык заманында яшибез, бар нәрсә җитеш. Ләкин кешегә бу гына җитми бит. Аралашу, гәпләшү кирәк. Без өлкәннәрнең күңел кыллары да бик сизгер. Кайвакыт бер җылы сүз җитә, кайвакыт исә бер начарлык җанны айкап, бар дөньяны челпәрәмә китерә. Өлкән кешенең хәтере дә иләк бит. 
Бу көннәрдә коронавирус белән авыручылар күп диләр. Аңардан саклану чараларын күрергә кушалар. Килешәм. 
Өлкәннәр декадасы барган көннәрдә ирем кибеткә китте. Карыйм, аңа полиция хезмәткәре ияреп кайта. «Нәрсә булды?» – дигәч, «Менә, бабайны каптырдык әле, маскасыз йөри», – дип җавап бирде миңа куркыныч җинаятьчене эләктергән кебек. «Беркетмә төзедек, беренче юлга кисәтү генә ясалачак, курыкмагыз», – дип тынычландырды. Ә бер атнадан 1000 сум штраф түләргә кирәклеген искәрткән квитанция килеп төште.  
Шуңа үртәләм: ирем бит беркемгә зыян китермәгән, махсус эшләмәгән. Ярар, килсен дә ди штраф. Ул акчаны түләргә кирәк бит. Почтада алмыйлар, «Ак Барс банк» та кабул итми дип ишеттек. Безгә бик чыгып йөрергә дә  ярамый бит әле, Чаллыга барып банк эзләп йөрергә без яшь кеше түгел. Штраф салганнар икән, өйгә килеп алсыннар алайса!   
Бар кеше дә безнең яшькә җитә. Менә шул вакытта шундый ким-сетүләргә дучар булу бик рәнҗетә шул. 

Роза апагыз.
Авыл исеме газета өчен генә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев