Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар советында – яңа җитәкче

Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасында исәп-хисап җыелышы узды. Аның эшендә район авыл җирлекләре рәисләре, урындагы ветераннар советлары җитәкчеләре, барысы 63 делегат катнашты.

Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең берсе район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесен сайлау иде. Моңа кадәр оешманың рәисе булып эшләгән Мәүлетҗан Хисамиевның икенче хезмәткә күчүе сәбәпле, аның китәргә теләк белдергән гаризасы канәгатьләндерелде. Ул Яр Чаллы шәһәре ветеран спортчылар советына җитәкче булып китә.

Җыелышта район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе итеп бертавыштан Фәйрүзә Фаяз кызы Вәҗиева сайланды.

Реклама

Ветераннар белән очрашуда район башлыгы Фаил Камаев чыгыш ясады. Ул ветераннарга яшь буынны тәрбияләүдәге, милли традицияләрне дәвам итүдәге хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, киләчәктә дә шул юнәлештә эшләүләрен һәм исәнлек-саулык теләде.

Җыелышта өлкәннәр декадасында булачак чаралар хакында да эшлекле сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар яңа җитәкче

2
X