Ветераннар тег белән яңалыклар
-
Ветераннар советында – яңа җитәкче
Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасында исәп-хисап җыелышы узды. Аның эшендә район авыл җирлекләре рәисләре, урындагы ветераннар советлары җитәкчеләре, барысы 63 делегат катнашты.
-
Өлкәннәребез булыша
Урак өсте җиттеме, игенче ветераннарыбыз һәр елны игеннәрне вакытында җыеп алуда, ашлык чистартуда, аны орлыкка салуда актив катнашалар. Бу яктан мин Биклән, Боерган, Новотроицкое, Теләнче Тамак авыллары ветераннарының яшьләр белән беррәттән тырышып эшләүләрен әйтер идем. Биклән авылы ындыр табагында ашлык частартуда ветераннардан ике сменалы эш оештырыла. "Кама" агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсендә...
-
Язмышында – ил тарихы
90 яшен тутырган ил картларына, хөрмәтле әбекәйләребезгә илбашы Владимир Путиннан юбилейлары белән котлау хатлары килү дәвам итә.Аларны ияләренә район, авыл җитәкчеләре тантаналы шартларда тапшыра. Шундый күңелле вакыйга әле күптән түгел генә Калмаш авылында булды.Авылыбызның хөрмәтле кешесе - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Шамил Хәммәт улы Хәммәтовны 95 яшь тулуы...
-
Ветераннарга Президент котлаулары
Районда 90 яшьтән узган өлкәннәр РФ Президенты Владимир Путинның шәхси котлауларын кабул итә. Шушы көннәрдә гомер бәйрәмнәре уңаеннан 1923 елда туган Күперле авылы әбисе Гиздниса Кәлимуллина, Колышта яшәүче Разия Салихова һәм Бәтке авылыннан Петр Главновка шундый ук тәбрикләүләр һәм район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән бүләкләр тапшырылды.
-
Алар Ватан азатлыгы өчен көрәште
Мәләкәс авылында яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Иванович Липатов тышта буран котырган төннәрне йокы кермичә уйланып ята. Уйлары авыр сугыш елларына, яшьлегенә илтә.
-
Ветераннарга пансионатта ял итү өчен бушлай юлламалар бирелә
Пенсияләре аена 5160 сумнан артмаган өлкәннәргә Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан хезмәт ветераннары өчен пансионатка ике атналык бушлай юлламалар алу мөмкинлеге бар. Район социаль яклау идарәсе андый категория ветераннарны Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, 4/12 (Студентлар тукталышы) адресы буенча мөрәҗәгать итәргә чакыра. Сораулар белән 70-35-09 телефон номерына шалтыратырга кирәк.
-
Ветераннар фатир ала
Яр Чаллы шәһәрендә Мәләкәс аръягында социаль ипотека программасы буенча яңа йортлар куллануга тапшырыла башлады. Чиратта торучы 17 ветеран әлеге яңа комплекстан фатир алырга теләк белдергән. Бүгенге көндә шуларның 4се идарә итү компанияләре белән коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзегән. Әлеге программа буенча торак алуга бу 17 ветераннан тыш, тагын 10 кеше...
-
Фронтта – артиллерист, тынычта – төзүче
Бөтен гомерен туган җиренә багышлаган, бары тик Бөек Ватан сугышы гына яраткан Бикләненнән аерып, утлы бәрелешләргә илтеп тыккан, сугышчан дусларын югалту хәсрәтен кичергән, сугыштан соңгы авыр елларда да күпне күргән Әхсән Шәйхетдин улы Бикатовка үткәннәрен искә алу авыр. Телевизордан сугыш вакыйгаларын күрсәтсәләр дә, күңеле нечкәреп, күзенә яшь тыгыла.
-
Алмазлылар яфраказыкны мулдан туплады
"Алмаз" хуҗалыгында яфраказыкны быел да мулдан әзерләделәр. Әлеге төр азыкның кышкылыкта яшь маллар өчен алыштыргысыз витамин икәнлеген авыл кешесенә аңлатып торуның кирәге юк. Ә инде лаеклы ялдагы ветераннарның бу эштә башлап йөрүләре күркәм традициягә әйләнеп бара.
-
Ветераннар һаман сафта
Район ветераннар җәмгыяте авыллардагы өлкәннәрне урып-җыю эшләрендә булдыра алганча ярдәм итәргә чакырды. Ветераннар андый вакытта, гомумән, битараф кала алмый. Өлкәннәрнең кайберләре кулына көрәк, себерке тотып ындыр табагында эшләсә, икенчеләре җыр-бию белән хезмәт кешесенең кәефен күтәрә. Түбән Суыксу авылы ветераннарының "Яшь йөрәкләр" ансамбле Түбән Суыксу, Куады ындыр табакларында чыгыш ясый, дип...
-
Биклән ветераннары ындыр табагында булыша
Кайда гына эшләсә дә Биклән кызы Рәйсә Әшрәфуллина авылдашлары йөзенә кызыллык китермәде. Урак өсте җиттеме, аның исәп-хисап эшен төгәл башкаруын бәяләп, һәр елны "Биклән" ҖКның ындыр табагына йөк машиналары үлчәве хисапчысы итеп чакыралар.
-
Авырлыклардан өстен калган
Дөнья Касыйм Абдуллин шикелле авыл җанлы, хезмәт сөючән кешеләр кулында дип ышанып әйтергә була.
-
Өйгә шатлык иңгәндә
- "Якты юл" газетасында Россия Президенты В. Путинның 90 яшьтән 100 яшькәчә өлкәннәргә җылы рәхмәт сүзләре язылган котлау хаты җибәрүе һәм район башлыгының аны тантаналы шартларда юбилярларга тапшырулары турында укып, белеп торабыз. Безнең әнигә дә 90 яшь тулды. Килерсез дип уйлаган идек, үзе дә сабый бала кебек көтте, - дип...
-
Ветераннар фатир сайлый
Районның 24 сугыш толы һәм ветераны куанычлы хәбәр алды. Федераль казнадан ветераннарны фатирлы итү өчен бүленгән чираттагы акчалар килгән, фатир сайларга кирәк. Районыбыз ветераннары фатирларны шәһәрдән ала. Моңа кадәр икенчел торакка өстенлек бирелсә, бу юлы 23 ветеран фатирларны социаль ипотека программасы аркылы алырга теләк белдерде, диде безгә район социаль яклау...
-
Ветераннар фатир ала
Районда 409 сугыш ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча фатирлы булган. Торакны алар Яр Чаллы шәһәреннән алган. Бүгенге көндә 28 кеше фатирга чират тора. Үз чиратлары җитүне көтүчеләр ел барышында фатирлы булыр дип планлаштырыла, дип хәбәр итте безгә район социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара...