"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Россия почтасы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Президенты тарафыннан юлланган котлауларны тарата башлады. Татарстанга шундый 110 мең хат килгән, аларның 29 меңе Казан шәһәрендә таратылачак. Почтальоннар Президент котлауларын адресатларның шәхсән үз кулына тапшырырга тиеш. Бу эшне 30 апрельгә төгәлләргә исәплибез, дип хәбәр иттеләр "Татарстан...
Ел саен 17 апрельдә эчке эшләр органнарында Ветеран көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының райондагы бүлек җитәкчелеге яшь буын тәртип сакчылары, бүлекнең ветераннар советы рәисе С. Морозов, аның урынбасары Г. Харисова белән берлектә ветераннарның өйләрендә булып, хәлләрен белделәр, азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Бәтке авылында хөрмәткә лаеклы хезмәт ветераннары күп. Аларның һәркайсы турында газета битләренә язарлык. Авыл җирлегеннән Анна Бакалдинаны атадылар. Чистай районы, Красновидово авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 12 яшьлек Аня әнисе белән, сугышка киткән ирләрне алыштырып, көне-төне колхоз эшендә катнаша.
Безнең Яңа поселогында ак яулыклы, кояштай нурлы йөзле, сабыр, кешелекле, ярдәмчел, изге күңелле әбекәй, авылыбызның абыстае - Фәймә Ситдыйкова яши.
0