Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Биклән ветераннары ындыр табагында булыша

Кайда гына эшләсә дә Биклән кызы Рәйсә Әшрәфуллина авылдашлары йөзенә кызыллык китермәде. Урак өсте җиттеме, аның исәп-хисап эшен төгәл башкаруын бәяләп, һәр елны "Биклән" ҖКның ындыр табагына йөк машиналары үлчәве хисапчысы итеп чакыралар.

Бүлмәсе якты, чиста. Бәләкәй ак самовары кайнап утыра. Эсседә ындыр табагында эшләүчеләр, шоферлар сусауларын басып, Рәйсә апаларына рәхмәт әйтеп китәләр. Рәйсә Әшрәфуллина дистә елдан артык лаеклы ялда булса да, кызу урак өстендә ничек өендә утыра алсын! Ындыр табагында элек үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләрен очрата, яшьлек хатирәләрен яңарталар. Бер көнне исәпләп утырды: фермада савучы, бозау караучы булып хезмәт куйган унлап кешенең бүген дә сафта булуына, коллективка ярдәм итүенә эчке бер горурлык кичерә. Әйе, ветераннар сынатмыйлар. Әнә элеккеге терлекчеләр Шәргыя Әхмәтова, Энҗе Хәйруллина СМ-4 машинасы аша сменага 30-35 тонна ашлык чистартып орлыкка салалар. "Норманы көн саен арттырып үтиләр, рәхмәт аларга", - ди ындыр табагы мөдире, хезмәт ветераны Мансур Хәйруллин.

Ындыр табагында таудай арпа, арыш көшелләре. Комбайннан кайткан арпаны учка алып карыйм, орлык тук, коры.

- Басудан көн саен 150-200 тонна ашлык кайта. Аны өч ОВС-25 машинасы белән беренчел чистартып, амбарга озатабыз. Көзге чәчүгә җитәрлек арыш әзерләдек. Бүген арпа чистартуда ветераннарыбыз Фәния Ситдыйкова, Розалия Хәсәнова, Әлфия Сафина, Наҗия Әбҗәлетдинова бик тырышып эшлиләр. Машинаны оста куллы технигыбыз Исмәгыйль Әхмәтов карап эшләтә, тоткарлыксыз бөртеген бөртеккә, чүбен чүпкә аерып, - дип таныштыра эш барышы белән Мансур Хәйруллин. - Исмәгыйль янәшәсендә яшь егетебез Айрат Минһаҗетдинов техника серләренә өйрәнә. Мөдир эшнең ике смена оештырылуын, беренче сменаның иртәнге сәгать 7дән 14 сәгатькә, икенче сменаның 14тән 21 сәгатькә кадәр дәвам итүен әйтте. Һәр сменада ашлык чистартуга 8әр кеше җәлеп ителгән. Алар, алда әйткәнебезчә, хуҗалык ветераннары. Биклән авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Асия Фазуллина хәбәр иткәнчә, икенче сменада ветераннардан Рәмзия Мохтарова, Наилә Миннебаева, Марс Йосыпов, Илүзә Насыйбуллиналар да эшкә бик теләп йөриләр. Ашлыкны коры чакта чистартып амбарга салырга тырышалар. Чиста ашлыкны ЗИЛ машинасы белән амбарга шофер Михаил Васильев ташып тора. Ара ерак түгел, ул көненә 20-25 рейс ясый.

Ындыр табагында урып-җыюның барышы көзгедәге кебек чагыла. Борчак, арыш культуралары урып-җыелган. Хәзер арпа кайта. Шоферлар А. Данилов, О. Балтачев, М. Зимин "КамАЗ" машиналары белән көнгә 12-13әр рейс ясыйлар. Басуда 5 "Дон" комбайны эшли. Ел саен уракка килгән комбайнчылар В. Килиев, А. Бурундуков, А. Редкин, С. Шумилов, А. Мироновлар иртәдән кичкә кадәр тырышып эшлиләр. Һәркайсының эш күрсәткече үлчәү бүлмәсендә язып эленгән. Смена төгәлләнгәндә ындыр табагында эшләүче ветераннарга күпереп пешкән яңа ипи һәм кабартма күчтәнәч итеп бирелә. "Өйгә кайткач, рәхәтләнеп чәй эчәбез", - диләр алар. Күптән түгел эшчеләр алдында Биклән мәдәният йорты агитбригадасы матур концерт куеп киткән.

"Биклән" ҖК ындыр табагында хезмәт ветераннары кырдан кайткан ашлыкны үз вакытында, сыйфатлы итеп эшкәртүгә һәм амбарларга урнаштыруга зур булышлык күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында урак авыл хуќалыгы ветеран ветераннар ветераныбыз