Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар оешмалары җитәкчеләре Казан каласына сәяхәт кылды

Район ветераннар оешмасы өлкәннәрнең ялын күңелле оештыруга зур игътибар бирә. Төрле мәдәни, спорт чараларында катнашу гына түгел, районнан читкә чыгып, тарихи урыннарны да карап кайтабыз, республикакүләм үткәрелүче фестиваль, җыеннарда да катнашабыз. Болгар, Биләр, Зөягә әледән-әле экскурсияләр, үзенә күрә бер кечкенә сәяхәтләр оештырыла. Күптән түгел генә – июль аенда 39 кеше җыйнаулашып Болгар җыенына барып кайттык. Августта исә авыл җирлекләре ветераннары белән эшләүчеләр өчен Казан каласына экскурсия үткәрелде.

Казан бик матур, чиста шәһәр, һәр җирдә аллы-гөлле чәчкәләр үсеп утыра, мәһабәт биналары таң калдыра. Биредәге кешеләрнең дә йөзләре нурлырак кебек тоела. Иң нык күңелгә хуш килгәне Казан Кирмәне музей тыюлыгы булды. Безне республика ветераннар оешмасы билгеләгән гид-экскурсовод каршы алды. Барыбыз да аңларлык итеп гади телдә тарихи биналар, вакыйгалар турында сөйләп-аңлатып йөрде. Кол Шәриф мәчете бик матур, Әскать абый шунда кереп өйлә намазын да укып чыкты. Районның төрле авыл җирлекләрендә ветераннар белән эшләүче дусларыбызны күрү, бергә очрашу да безгә уңай тәэсир итә, күңелләр күтәрелеп, үзеңнең картлыгың турында онытыбрак торасың. Юлда барганда да, кайтканда да үзенең моңлы җырлары белән безне Рафис Хәсәнов сөендерде. Борчу-мәшәкатьләрне оныттырып, күңелләрне күтәрде, безне яшьлеккә алып кайтты. Юл газабы – гүр газабы, диләр. Ләкин дуслар белән узган сәфәр безнең күңелләрдә матур вакыйга булып калды.
Шушы очрашуны оештырганнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә. Күңелле сәяхәтне бергә уртаклашканнары өчен авыл җирлекләре ветераннар оешмалары җитәкчеләренә дә рәхмәт. Алга таба да шулай фикерләшеп, аралашып, күңелле очрашуларда ял итеп эшләргә язсын, дип тәэсирләре белән уртаклаша Иске Абдул ветераннар советы рәисе Клара Хөсәенова.

Фото район ветераннар һәм инвалидлар оешмасыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев