Узганнарны уйлый күңел кайтып-кайтып...
Иске газета-журналларны актарып утырганда, кәгазе саргаеп беткән, 1983 елда чыккан «Социалистик Татарстан» газетасы килеп чыкты. Өлкә газетасын алай бик җыеп бармый идем. Димәк, бу санда районыбыздан берәр хәбәр язылган. Нәкъ шулай булып чыкты. Газетаның беренче битендә үк «Көннәр язга авышканда» дигән репортаж басылган. Анда районара «Сельхозтехника» берләшмәсе (без аны кыскача...
«...Авыл эшчәннәренең заказларын югары сыйфат белән тиз үтәргә омтылып, хезмәтне оештыруның яңа алымнарын эшкә җигәләр. Берләшмәдә базага кайткан яңа техниканы җыеп, комплектлап хуҗалыкларга илтеп бирәләр. Бу механизаторларның кадерле вакытларын әрәм итмәү өчен шулай эшләнә...» диелгән юллар бар. Әйе, чыннан да, районда шундый зур берләшмә булып, ул дүрт районга: Тукай, Зәй, Түбән Кама, Сарман районнарына хезмәт күрсәтә иде. Яңа техниканы алып кайтып, кирәкле тагылма инвентарь: сабан, тырма, каток, чәчкечләрне, ургычларны җыеп, тоташтырып, куәтле КамАЗларга төяп, чираттагы хуҗалыкка илтеп бирәләр. Яңа комбайннарны, аның төрле маркалары бар иде, тракторларга тагып илтәләр. Хуҗалыкта куәтле машина-трактор паркы бар. Берләшмә, алдан алынган заказ буенча, ул паркларны тулыландырып тора. Кирәкле запас частьләр белән тәэмин итү дә берләшмә вазыйфасына керә. Аның управляющие - Михаил Анохин. Ул районның абруйлы, иң уңган җитәкчеләрнең берсе иде. Берләшмә ул елларда республика Мактау тактасыннан төшеп тормады, күп тапкырлар коллективка күчә Кызыл Байрак тапшырылды. МРО күптән юк инде. Репортажны укыгач, йөрәк сулкылдап куйды. Мин дә гомерем буе шушы районда эшләдем, кырык ел буена аяк басмаган басу-кырлар, фермалар калмады да бугай.
Кулыма каләм алуымның хикмәте шунда: таныш исемгә күзем төште. Ирем Әхәт Ярулла улының авылдашы - Марсель Биктимеров ул. «Эшчән, техниканы яхшы белә торган малай», - дия иде ул авылдашы белән горурланып. Үзенә дә техника җене кагылган, «Сельхозхимия» берләшмәсенең нигез ташын салган, гомере буе шунда эшләгән, басудан кайтып кермәгән зат иде ул.
Газета репортажы рәсемнәр белән бизәлгән. Аның астына түбәндәге юллар язылган: «Районара берләшмәнең партия оешмасы секретаре, управляющийның автотранпорт буенча урынбасары Марсель Биктимеров чираттагы рейска чыгар алдыннан шоферларга тагын бер тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен, хезмәт дисциплинасын катгый саклау зарурлыгын искәртә». Анда шулай ук газ белән эретеп ябыштыручы Ф. Нәҗипов, механик А. Кириченко, шоферлар Г. Шәрәфиев, Р. Хатыйпов исемнәре телгә алынган.
Язма басылып чыкканнан бирле 30 елдан артык вакыт узган. Кемнәр язмышы ничек кенә булмагандыр, ә менә Марсель Мөхәммәтшиновичның язмышын яхшы беләм. Хәзер без аның белән бер авылда яшибез. Мин бакыйлыкка күчкән иремнең нигез йортын ташлый алмадым, ә Марсель исә Күзкәй авылында ата-ана нигезендә яңа йорт җиткергән. Авылның җәмәгать тормышында актив катнаша - баянчы, җырчы ул, ветераннар клубы утырышларына җәмәгате Нәсимә (ул да районның сельпо системасында эшләде) белән бергәләп йөриләр, спорт та чит түгел аңа, оныкларына менә дигән бабай.
Газетадагы репортаж турында сүз кузгаткач, узганнарны искә алып сөйләшеп утырдык. Кырык ел буена уртак танышлар да күп булган, бакыйлыкка күчкәннәрен сагынып искә алдык.
- Мин 1965 елда ук Мамадышта Михаил Христофорович Анохин белән бергә эшләдем. Аннан Чаллыга кайтып, 500нче гаражга колонна башлыгы булып урнаштым. Баксаң, Михаил Анохин да кайтып, МРО управляющие булып эшли башлаган. Очратты да, мине эшкә чакырды. Менә ичмасам чын, гадел, искиткеч оста оештыручы җитәкче иде ул. Коллективка эшчән кешеләр туплый белде, максатчан, алдан күрә белүчән. Гомере кыска булды - 51 яшендә вафат булды. Аны Илдус Габделхакович Галиуллин алмаштырды. Тынгысыз, кешелекле, риясыз иде. Ул да юк инде. Районны үстерүгә күп көч куйган кешеләр. Алар янәшәсендә мин чын тормыш мәктәбе уздым, менә дигән остазлар иде, рәхмәт хисләре белән еш искә алам, - дип сагынып искә алды остазларын Марсель Биктимеров.
Ул 28 елдан артык «Челныагропромснаб» дәүләт унитар предприятисендә (оешма исемнәре үзгәртелде бит) директор урынбасары булып эшләде. Читтән торып Кама политехник институтын тәмамлады. Тырыш хезмәте «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре», КамАЗ төзелеше ударнигы исемнәре белән бәяләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев