Яңалыклар

Узган елны Тукай районында 5 кеше хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган

Тукай муниципаль районында узган елны хезмәт урынында 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 5 очракка күбрәк. Әлеге мәсьәләне бүген аппарат киңәшмәсендә ТР буенча РФ Социаль иминиятләштерү фондының 15 нче филиал директоры Фәрит Нәҗмиев күтәрде. Авырлык дәрәҗәсе буенча караганда 5 очрак - үлемгә китергән. Шуларның өчесе иминияткә хокуклы...

Тукай муниципаль районында узган елны хезмәт урынында 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 5 очракка күбрәк. Әлеге мәсьәләне бүген аппарат киңәшмәсендә ТР буенча РФ Социаль иминиятләштерү фондының 15 нче филиал директоры Фәрит Нәҗмиев күтәрде.

Авырлык дәрәҗәсе буенча караганда 5 очрак - үлемгә китергән. Шуларның өчесе иминияткә хокуклы дип табылган.

Фәрит Фантимерович хезмәт һәм предприятие җитәкчеләре игътибарын шуңа юнәлтте - хезмәт травматизмын киметүдә эш белән тәэмин итүчеләрнең мәнфәгатендә ике төп икътисади механизм бар. Аның берсе финанс яктан хезмәт травматизмын кыскарту буенча кисәтү чараларын булдыру булса, икенчесе - иминиятләштерү тарифларына ташлама һәм өстәмә түләүләр булдыру, диде социаль иминиятләштерү фонды директоры.

Фото monolit-psk17.ru


Нет комментариев