Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урының түрдән булсын, ак яулыклы әбиебез!

Авылларда йөргәндә аларның төзекләнә, матурлана барганын күреп, горурлану хисе туа. Төзек авыллар милләттәшләребезнең тырышлыгын, осталыгын күрсәтә. Мин кергән йортның тышы гына түгел, эче дә балкып тора иде. Җитешлеккә зәвык, пөхтәлек тә өстәлгән биредә. Казаклар авылының бу йортында олуг бәйрәм - авылның хөрмәтле кешесе Рәхимә Гаязетдин кызы Шәрәфиеваның туган көне -...

Ярый... Сүземне энҗедәй тезим әле, өзелмәгән муенсадай Рәхимә әбинең тормыш юлын барлыйк. Әбекәй 1925 елның 17 октябрендә элеккеге Сарман районы Казаклар авылында туган. Аннары тагын ике сеңлесе - Нәкыя һәм Наилә, энесе - Әсһәр дөньяга килгән. Туганнары хәзер дә исән, аралашып яшиләр. Яшь чагы сугыш елларына туры килә Рәхимә әбинең. Уналты яшьлек кыз, толымын җилкәсенә үреп салып, ир-атлар кебек җиң сызганып, корыч айгырны йөртә. Рәхимә әби гомер буе диярлек колхозда эшли, сыер сава. Авырлыклар күп булса да, бирешми, түзә. Лаеклы ялга чыгар алдыннан, балалар бакчасында эшләп ала. Бүгенге көндә ул - тыл һәм хезмәт ветераны.

1948 елны шушы ук авылга килен булып төшүе бүгенгедәй хәтерендә Рәхимә әбинең. Фатыйх бабай белән алар 52 ел бергә гомер иткәннәр, 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә аның 6 баласы, 10 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

Төп йортта улы Фәрит һәм килене Вәсилә белән 31 ел аңлашып, дус-тату яшиләр алар. Килене Вәсилә бик тыйнак һәм сабыр. Рәхимә әби бар нәрсәгә дә юл куючан, акыллы фикерле. Шулай булмый ни, күп еллар ак шәленә төренеп, читек-кәвешен киеп, бик күп йортларда Коръән укый ул. Соңгы елларда гына, сәламәтлеге бераз борчу сәбәпле, ул бик еш йөри алмый.

Олы яшьтәге, михнәтле еллар аша узган бу күркәм кешене олуг бәйрәме - 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов һәм Казаклар авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре килде. Рәхимә әбигә Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыдылар, истәлекле бүләк тапшырдылар. Гомерен намуслы, тырыш хезмәттә үткәргән ак әбигә алар сәламәтлек, балаларының хәер хөрмәтендә яшәвен теләделәр.

Без дә гасыр белән ярышка чыккан әбекәйгә күңел һәм җан тынычлыгы телибез. Урының түрдән булсын, ак яулыклы әбиебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев